Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акча бар икән: җанисәп киләсе елга узачак


Русиядә җанисәп үз вакытында - 2010 елны уздырылачак. Элегрәк финанс кризис сәбәпле, җанисәп 2013 елга күчерелә диелгән иде.

Җанисәпне 2013 елга калдырмыйча, үз вакытында, ягъни 2010 елны уздыру турында Русия премьер-министры Владимир Путин “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеге белән очрашуда әйтте. Хөкүмәт моның өчен 10,5 млрд.сум бүләчәге билгеле булды.

Хөкүмәт башлыгының әлеге белдерүе күп кенә белгечләрне сөендерде. Алар инде җәйдән бирле хакимияттән әлеге чараны оештыруны кичектермәүне сорап килде. Чөнки бу илдәге социаль-икътисади эшчәнлекне бәяләүдә зыян салачак, диелде.

Вакытлыча “Росстат” башлыгы вазифаларын үтәүче Константин Лайкам җанисәп уздыру өчен хөкүмәттән әлегә рәсми карар килмәсә дә, финанс министрлыгы акча бүленүен раслаучы документ җибәргәнен әйтте.

“Димәк акчалар табылган һәм бу җанисәп узачак дигән сүз. Без аңа инде әзерләнә башлыйбыз”, ди Лайкам.

Ул әлеге чара белән илнең барлык халкын котларга мөмкин дип әйтә. Чөнки бу киләчәк өчен мөһим чара, ди.

Аның сүзләренчә, 2002 елгы җанисәп вакытында Русиядә халык саны кимегәне билгеле булган. Бу исә хакимиятнең демографик сәясәт өлкәсендә мөһим карарлар кабул ителүенә китергән.

Статистикларның җанисәп уздыру өчен чыгымнарны хәлләреннән килгәнчә кыскартуына карамастан, сентябрь аенда хөкүмәт финанс кризис сәбәпле,чараны кичектерергә карар кылды. Бюджетта моның өчен акча юк, диелде.

Белгечләр җанисәпне күчерүне уйланылмаган адым дип әйтте. “Росстат”ның элекке җитәкчесе Владимир Соколин бу хәлне тәнкыйтьләп чыкты.

“Бу акчадан гына бюджетка әллә ни файда юк, ә менә зыяны шактый булачак. Чөнки бу җанисәп барлык демографик процессларны прогнозлау өчен бик мөһим корал. Һәм аның нәкъ үз вакытында уздырылуы үтә дә кадерле”, диде ул “Итоги” журналына биргән әңгәмәсендә.

Соколин сүзләренчә, мондый хәл беренче генә кабатланмый һәм бу җитәкчеләрнең статистик мәгълүматның ни кадәр мөһим булуын аңламауыннан килә.

Демография белгечләре исә көз башыннан бирле хакимият башлыкларына җанисәп уздыруның әһәмиятен аңлатырга тырышты һәм аны күчерү стратегик хата булачагын әйтте.

Демография һәм экология үзәге җитәкчесе Анатолий Вишневский сүзләренчә, аны 2013 елга кичектерү, гомумән, дөрес түгел. Чөнки федераль канун нигезендә, җанисәп ун елга бер тапкыр узарга тиеш.

“Русия 1920нче елда, ватандашлар сугышы вакытында да оештырды җанисәпне. Хәзер ул андый ук хәлгә төшмәгән инде,”, диде Вишневский.

Кайбер Русия белгечләре Украина, Беларусь һәм Казакъстан хәтта кризис шартларында да глобаль демографик тикшеренүләр уздырудан баш тартмавын әйтте.

Чөнки халык саны турындагы мәгълүматлар илдә идарә итәргә ярдәм итә. Хакимиятләр үз халкының яше, икътисади һәм социаль хәле турында мәгълүмат ала. Вакытында уздырылган җанисәп социаль программаларны дөрес һәм нәтиҗәле итеп төзергә ярдәм итә.

Күрәсең, Русия хөкүмәт башлыгына әлеге дәлилләргә колак салган. Вишневский исә 2-3 ай вакытның бушка узуына гына борчыла.

“Бу вакыт дәверендә күпне эшләп була иде, хәзер инде ашыгырга туры киләчәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG