Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Русия белән арасын яхшырта


Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд (с) Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшүләр үткәрде.
Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд (с) Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшүләр үткәрде.

Тарафлар кайбер мәсьәләләрдә каршылыклар булуга карамастан, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең яхшыра башлавын билгеләде.

Русия белән Британия арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы елларда шәптән булмады. Моны шул да күрсәтә – Британия тышкы эшләр министрының Мәскәүдә инде 5 ел булганы юк иде. Соңгы тапкыр 2004 елда ул чактагы министр Джэк Строу булып киткән иде.

Британиянең хәзерге тышкы эшләр министры Давид Милибанд бу сыйфатында Мәскәүгә беренче тапкыр килде. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшүдән соң ул ике арадагы мөнәсәбәтләрнең җылына башлавын җиткерде.

“Бу сөйләшүләр нәтиҗәсендә, минемчә, без бер-беребезне яхшырак аңлый башладык, дип әйтә алабыз. – диде Милибанд. – Алай гына түгел, хезмәттәшлекне тагы да яхшырта алабыз.”

Килгән хәбәрләргә караганда, тарафлар Иран, Якын Көнчыгыш, Әфганстан турында сөйләшкән. Русия Әфганстанга хәрби булмаган таварларны транзит итәргә килешкән. Ә менә Иранга чикләүләр кертү мәсьәләсен хупламаган.

Русия министры Сергей Лавров та сөйләшүләрне уңай бәяләде.

“Бу сөйләшүләр безгә алга барырга ярдәм итәр дип өметләнәм. – диде Лавров. – Якын карашларда торган мәсьәләләрдә дә, якынаясы мәсьәләләрдә дә.”

Литвиненко эше

Александр Литвиненко үлер алдыннан
Шундый әлегә “якынаймаган” мәсьәләләрнең берсе Александр Литвиненко үлеме белән бәйле. ФСБның элекке хезмәткәре, Кремльнең кискен тәнкыйтьчесе өч ел элек Лондонда нурланышлы полониум салынган чәйдән агуланып үлде.

Британ тикшерүчеләре бу үтерүгә Андрей Луговойның катышы бар дип шикләнә һәм аны Британиягә тапшырырга таләп итә. Мәскәү, Русия конституциясе үз ватандашларын тапшырырга рөхсәт итми дип, бу таләпне кире кага.

Милибанд бүгенге очрашуда Британия таләбен кабат яңгыратты. Лавров бу таләпне чираттагы тапкыр кире какты.

“Безнең карашка килгәндә, ул үзгәрмәде. – диде Лавров. – Конституцияне үзгәртү таләбенең чынга ашмаслык икәнен британ коллегаларыбыз да аңлый дип уйлыйм.”

Русиянең Британиягә үз таләпләре бар. Мәскәү Лондонда сыенган эшкуар Борис Березовскийны һәм чеченнарның сөргендәге җитәкчесе Әхмәт Закаевны үзенә тапшырырга сорый. Икесенә дә, Русиядә гадел мәхкәмә тәэмин ителми дигән сәбәп нигезендә Британиядә сәяси сыену бирелгән.

Башка каршылыклар

Ике арадагы киеренкелек башка өлкәләрдә дә чагылды. Русия рәсмиләре Британ илчелеге хезмәткәрләрен күзләүдә гаепләде һәм Русиядә инглиз телен өйрәтү һәм башка мәдәни програмнар белән шөгыльләнгән Британ шураларын япты.

Җавап итеп Британия Русиянең иминлек хезмәтләре белән хезмәттәшлеген туктатты һәм кайбер югары рәсмиләргә виза бирүне чикләде. Бу адым шактый гына түрәгә китереп суккан. Күпләренең Британиядә балалары укый, йә үзләре анда кибетләргә барырга ярата икән.

Милибанд сәфәре алдыннан Британиянең бер төркем депутаты ачык хат язып, министрны Мәскәүдә кеше хокуклары һәм аерым алганда Ходорковский мәсьәләсен күтәрергә чакырды.

Литвиненконың хатыны Марина, иренең үлеменә өч ел тулган көннәрдә Милибандның Мәскәүгә баруына тәнкыйть белдерде.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Милибанд Мәскәүдә бер төркем хокук яклаучылар белән очрашкан.

Моннан тыш аның Мәскәүдә яшәүче туганы София Милибанд белән очрашуы каарлган. Давид Милибандның туганы энергетика һәм тирә-юнь мохит министры Эд Милибанд узган ай Мәскәүгә сәфәре вакытында «Эхо Москвы» радиосына килгәч, бу ханым радиога шалтыратып үзенең барлыгын белдергән булган.
XS
SM
MD
LG