Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арадашчылар акчасыз калачак


Республикада Федераль теркәү хезмәте башлыгы Сергей Васильев булып китте.

Башкортстанда теркәү хезмәте халыкны иң начар хезмәтләндергән оешма булып исәпләнә. Аңа керү өчен төннәр буе чират торалар. Дөрес, аерым хакка арадашчылар аша бик тиз үтәргә дә мөмкин. Инде килеп боларга чик куелыр кебек. Чөнки Уфада Федераль теркәү хезмәте башы Сергей Васильеев булып китте.

“Мондый чиратлы төбәкләр илдә берничә генә”, дип атады ул. Арадашчылар аша халыктан акча җыю очраклары турында хәбәрләр булуын, шул сәбәпле планда каралмаган сәфәр ясавын ирештерде.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Федераль теркәү хезмәте башлыгы Сергей Васильев белән очрашты. Анда сүз теркәүне гадиләштерү турында барган.
XS
SM
MD
LG