Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия мәхкамәсе Лиссабон килешүен хуплый


Чехиянең Конституция мәхкамәсе Европа Берлеген реформалау турындагы Лиссабон килешүе илнең конституциясенә каршы килми дигән карар чыгарды.

Бу карар килешүне ратификацияләүне соңгы киртәне бетерде.

Чехия Берлектә бу килешүне ратификацияләмәгән бердәнбер ил булып калды. Барлык әгъзалар да расламый торып килешү гамәлгә керә алмый.

Килешүне Чехия парламенты расласа да, президент аны имзалау турында карар иткәнче, контституция мәхкамәсенең сүзен көтәчәге турында белдерде.
XS
SM
MD
LG