Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:54

Казан Дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты махсус милли бүлек ачылуның 65 еллыгын үткәрде.

Казан Дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов уку йортына федераль дәрәҗә бирелү уңаеннан: “... университетта татар филологиясе һәм тарихы институты булдырылачак. Әлегә аның төгәл исеме хәл ителмәгән. Безнең уйлануларга күрә, ул хәзерге Татар Дәүләт һуманитар-педагогика университеты бинасында урнашачак”, дигән иде. Бу сүзләр күп кенә галимнәрне уйга салды.

Мирфатыйх Зәкиев
Күренекле галим Татарстан фәннәр академиясенең академигы Мирфатыйх Зәкиев Русиядә соңыннан аеру өчен кушалар дип белдерә. Педагогия университеты булачак яңа рәвештәге уку йортының мөгаллимнәр әзерләүче бер тармагы булып калырга тиеш дигән фикердә ул. Зәкиев ике уку йортының татар юнәлешләрен кушуга да каршы.

“Әгәр дә без Дәүләт университетындагы һәм педагогия университетындагы ул бүлекләрне кушсак, күп нәрсә югалырга мөмкин. Чөнки университетның үзенең традицияләре, ә педуниверситетның үзенең традицияләре бар. Аларны бергә кушсаң, алар юкка чыгып, тел-әдәбият укытучыларын әзерләү проблемасы һәм татар теле, әдәбиятыннан фәнни хезмәткәрләр әзерләү проблемасы, татар халкын һәм телен саклауны оештыруга зыян киләчәк”, ди Зәкиев.

Күпләр Казан Дәүләт университеты – горурлык дип белдерә. Русия президенты Медведев фәрманы белән килешмичә әлеге уку йортына Мәскәү, я булмаса Петербур университетлары дәрәҗәсе бирелергә тиеш дип урам җыеннары оештыручылар да юк түгел.

Мирфатыйх Зәкиевнең укучысы, гамәли теле белеме һәм тәрҗемә кафедрасының күренекле галимәсе, 1955 елдан бирле университетта эшләүче Флера Сәфиуллина гомерем буе биредә эшләвем белән мин бик бәхетле дип белдерә. Татар телен һәм әдәбиятын, татар халкы тарихын таратуда университетның өлеше чиксез зур булуны әйтә. Үзе ул Германиядә дә белем биргән.

“Казан университеты галимнәре анда зур эш алып бара. Анда татар телен өйрәнергә бик яраталар. Иң беренче чиратта, татар дигән сүз
Флюра Сәфиуллина
кызыксындырадыр дип уйлыйм мин. Татарлар турында бәлки начаррак сүзләр ишеткәннәре дә бардыр. Аларның татарларның кем булуларын беләселәре килә.

Татарларның ничек яшәгәннәре, мәдәниятле икәнлекләре, китап белән дус булганнарын, тормышлары рәхәт, ризыклары да тәмле булганны белгәч шаккатып карап торалар”, ди Флера Сәфиуллина.

Университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев тә Германия, Маҗарстан, Кытай, Төркиядәге югары уку йортлары белән бәйләнештә эшлибез дип белдерә. Киләчәккә планнары да бар икән.

“Чит илләрдә татар теле һәм төрки телләр белән кызыксыну бар. Безнең галимнәребез татар телен пропогандалауда үз өлешләрен дә кертә. Аларны төрки телләрнең элемтәләре, аларның бер-берсенә йогынтысы кызыксындыра. Бу безнең өчен дә зур әһәмияткә ия. Ә татар теле ул өйрәнелгән, аның галимнәре, фәне бар. Безнең белән кызыксыну чит илләрдә дә бар”, ди Гыйләҗев.

Хәзерге татар теле кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина татар бүлеге университетның аерылмас бер билгесе дип белдерә. “Казан университетының ачылган көннәреннән үк биредә башка көнчыгыш телләр белән татар телен өйрәнү барган. 1944 елда бүлек ачылганга кадәр үк медицина, юридик, математика факультетларында татар теле укытылган. Университет барлыкка килгәннән бирле бүгенгә кадәр университет һәм татар теле аерылгысыз һәм бергә дип әйтергә кирәк”, ди Галиуллина.

Университетның тарихи елъязмасында “Университетка нигез салынган 1804 елдан көнчыгыш юнәлеше була һәм анда төрек һәм татар теле кафедралары эшләп килә” дип язылган.

Искәндәр Гыйләҗев
1944 елда филология факультеты эчендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге булдырыла. Ә 1989 елда университетның киңәйтелгән шура утырышы татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты булдыру турында карар чыгара.

2000 елда көнчыгыш телләр кафедрасы аерылып чыгып университет карамагында Көнчыгышны өйрәнү институтына әйләнә. Бүген студентлар да, галимнәр дә татар филологиясе һәм тарихы факультетын үз итеп “татфак” дип йөртә.

“Гомумән алганда, Казан университеты татар дөньясы белән башыннан ук бәйле. Монда зур галимнәр эшләгән. Алар татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм этнографиясен өйрәнгәннәр. XIX йөздә үк татар галимнәре университет белән бәйләнештә торганнар. Электән үк университетның татар дөньясын, мәдәниятын үстерүдә өлеше шактый зур. Шуңа күрә, без бу ике датага гына карап чикләнмибез”, ди Искәндәр Гыйләҗев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG