Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев уяулыгын югалтканмы?


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Кайбер интернет сәхифәләрдә Башкортстан премьер-министры тавышына охшаган аудиоязмалар урын алды. Аларда Раил Сарбаев ямьсез сурәттә күз алдына баса.

Раил Сарбаевның тавышына охшаган кешенең башка ике кеше белән ябык ишекләр артында кызып-кызып сөйләшүен үз эченә алган язмаларның эчтәлеге башта 2 ноябрь көнне Башкортстанда да укып була торган бәйсез интернет сәхифәләрдә басылды. Аннан соң бу язмалар хакында Русиянең “Регнум” кебек рәсми мәгълүмат агентлыклары да эләктереп алды. Алар хәтта Раил Сарбаевның оппонентлары булган һәм Башкортстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар Назаров, Киекбаев һәм Фәхретдинов әфәнделәрнең фикерләрен дә китерде.

Бу аудиоязмалар хакында сүзне Андрей Назаров хәтта Русия Дәүләт Думасының 3 ноябрьдәге утырышында да күтәрде. Аның сүзләренчә, Башкортстан премьеры Раил Сарбаевның тавышына охшаган тавышлы аудиоязма тасмасы ныклы тикшерелергә һәм ул сөйләшүдә катнашкан кешеләргә тиешле бәя бирелергә тиеш.

Әлеге аудиоязма гаугасы Андрей Назаровка карата да һөҗүмнәр кызып киткән көннәргә туры килде. Инде хәбәр ителүенчә, Башкортстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутат Андрей Назаров югары белем алуы турында ялган документлар хәстәрләгән булган, дип шикләнелде. Кайбер мәгълүмат чаралары бу хакта бик тәмләп сөйләде. Шул ук вакытта А. Назаров бу хәбәрне үзенә яла ягу дип бәйли һәм югары уку йортын тәмамлауга дипломын да күрсәтә. Элегрәк А. Назаровны әле Сибайда яшәгән чагында, 23 ел элек бер кызны көчләргә маташуда гаепләгәннәр иде.

Раил Сарбаевка кара тап төшерә алырлык язмада ниләр хакында сөйләшәләр соң? Аудиоязмадан күренүенчә, Башкортстан премьеры белән сөйләшүдә Мәскәүдән килгән ике арадашчы катнаша. Сөйләшүне “чын егетләрчә” сүгенү сүзләре дә “бизәкли”. Раил Сарбаевның тавышына охшаган кешенең дә авызыннан йомры-йомры сүгенү сүзләре чыга. Уфадан Мәскәүгә күчеп киткән Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбировка, депутатлар А. Назаровка, А. Крашенинниковка, хәтта президент Мортаза Рәхимовка, сенатор Рудик Искужинга, читтән яңарак Башкортстанга китерелгән эчке эшләр министры А. Алешинга һәм башка рәсми шәхесләргә бәйле яшерен фикерләр әйтелә әлеге “идән асты” сөйләшүендә.

Әңгәмәдән күренүенчә, Башкортстан хакимиятләре, үзләренә көндәш һәм каршы булган шәхесләр хакында һәртөрле мәгълүматлар тарату өчен, байтак матбугат чараларын җәлеп иткән һәм дистәләрчә язма бастырган, телевидение һәм радио каналларында тапшырулар әзерләгән. Мәскәү телевидениесенең бер программасы әзерләгән тапшыру өчен хәтта 2 млн. доллар акча бирелгәнлеге дә әйтелә.
Сөйләшү барышында Раил Сарбаев тавышына охшаган кешенең Мортаза Рәхимов урынына Башкортстан президенты булырга теләге булуы да әйтелә.

Раил Сарбаев БР премьер-министры итеп узган елның язында тәгаенләнгән иде. Аңарчы ул Сибай шәһәре хакимияте башлыгы һәм Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларын башкарды. Былтыр җәй Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров тирәсендә рәсми җитәкчелек зур гауга күтәрде. Бу эштә дә Раил Сарбаевның тырышлыгы булды дигән фаразлар таралган иде. Шуннан соң Р. Сарбаевның үзе хакында да әледән-әле җәнҗаллы белдерүләр ясала башлады. Аны Йомагуҗа сусаклагычын төзегәндәге акча “юууларда” да, Уфа янындагы биләмәләрдән бик очсызга җир алуда да, башка хилаф эшләрдә дә гаепләделәр. Заманында Р. Сарбаев белән А. Назаров Сибайда эшләгән чагында яхшы әшнәләр булган. Әмма аларны хәзер идеологик сәбәпләрдән дә бигрәк, мөлкәт бүлешү тирәсендәге тарткалашлар дошман ясаган, дип әйтелә.

Әйе, Раил Сарбаевның элекке эшчәнлеге чорындагы гамәлләрне җәмәгатьчелеккә чыгаруда Русия Дәүләт Думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар Андрей Назаров, Морат Киекбаев, Иршат Фәхретдиновлар аеручы зур үҗәтлек күрсәтте. Хәер, аларның үзләренә дә Башкортстан рәсми җитәкчелеге ягыннан һәрдаим зур өлеш чыга торды. “Телен тыймаган” депутатларны хәтта РФ Дәүләт Думасыннан чакыртып алу хакында да сүзләр кузгалгалады. Әмма аларны “өзгәләп ташларга” бирмәделәр. Монда аларның әле Мәскәүдә зур вазыйфа биләүче Радий Хәбиров белән дус булулары да зур роль уйнаган дип фаразлана.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе вәкилләре интернетта урын алган аудиоязмага карата үз фикерләрен әйтүдән әлегә тыелып тора. Раил Сарбаев үзенең дус-ишләре белән сөйләшкәндә уяулыгын югалтканмы, әллә инде бу яла ягу гынамы?, дип фикер йөртүчеләр дә бар. “Моның гап-гади кара пиар күренеше булуы да бар, - ди оппозиция башлыгы Рамил Бигнов. - Хәер, Башкортстанда президент алмашынуы вакыты якынайган саен, моның ише кара-каршы пычрак атышулар тагын да ешаерга мөмкин, моңа аптырыйсы түгел”.
XS
SM
MD
LG