Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердыев: “Рубин” тагын да яхшырак уйнаячак


“Рубин”ның баш тренеры фикеренчә, киләсе уенда карга өметләнәсе юк, “Барселона” кебек көчле такым уенчылары төрле һава торышына күнеккән.

Казан һава аланында очкычтан төшкәннән соң, карлы болынга атлагач Барселона уенчылары шаккаткан. Чөнки кайберләренең әле гомумән, үз гомерләрендә карны беренче генә күрүе икән.

Казаннар исә, дөньяны онытып 4 ноябрь кичендә Һодайдан мөмкин кадәр күбрәк кар яудыруны сорый. Шул рәвешле “Барселона” уенчыларына уйнавы авыррак булачак, ди алар. “Рубин”ның үзендә дә кар күреп үскән уенчылар бармак белән генә санарлык, әмма алар инде, бу һава шартларына күнегеп бара икән.

Соңгы берничә көн казаннар фәкать футбол белән яши. Кайсы “Рубин”га мәдхия язып үз мәхәббәтен аңлата, икенчеләр җиңүне сорап Аллаһка дога кыла.

Дөнья спорт тармагында исә, “Рубин”ның бер тапкыр “Барселона”ны җиңүен төрлечә кабул итәләр. Күбесе моны бәхет очрагы”, ди. Бик әзләре генә “Рубин”ның чыннан да көчле такым икәнен таный.

Испан уенчылары, казаннарны үз итми билгеле, ачулары килә. “Рубин”га оттырганнан соң, “Сарагоса” такымы белән очрашканда, “Барселона” көндәшләрне 6:1 белән җиңеп, янә үз көчен күрсәтте, ди белгечләр. Шуңа күрә алар, Казанда моңа охшаш ачулы һәм нәфрәтле уен булырга мөмкин, ди.

“Рубин” уенчыларының кәефе яхшы. Узган шимбә ул Русия беренчелеге уеннары кысаларында “Крылья Советов” такымын 4:1 белән җиңеп, икенче елга чемпионнар лигасына юл ачты.

Сишәмбе ике такым җитәкчелеге дә журналситлар белән очрашып, булачак уенга үз мөнәсәбәтләрен белдерде.

“Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев матбугат очрашуында аз сүзле иде. Журналистлар аның уен алдыннан борчылуын сизде. Күпчелек сорау һава торышына бәйле булды. Аның каравы, Корбан Бердыев “Барселона уенчылары төрле һава шартларына күнеккән. Яңгыр, кар явамы, бу аларның уйнау сыйфатына тәэсир итәргә тиеш түгел. Шуңа күрә алар көчле уйнар дип уйлыйм”, диде.

Корбан Бердыев "Барселона" белән уен алдыннан
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00


Әлеге очрашуга “Рубин” уенчыларының нинди әзерлектә булуын Бердыев болай бәян итте:

“Барселона”ны бер җиңсәләр дә, уенчылар алдагы уенга аек акыл белән карый. Аларда бернинди масаю да, алдан уңышны фаразлау да юк. Шунысы билгеле, 4 ноябрьдә “Рубин”чылар тулы көчкә уйнаячак. Әмма алар үз башларыннан артык сикерә алмаячак. “Барселона” такымы белән узган уенда “Рубин” яхшы чыгыш күрсәтте. Киләсе очрашуда Татарстаннарның уйнаулары тагын да сыйфатлырак, тизрәк булачак”, ди Корбан Бердыев.

Спорт белгече Илнар Хөснуллин исә, “Рубин” белән “Барселона” очрашуының ничек тәмамланачагын бер Һодай гына белә, ди. Шулай да, аныңча, бу уен бик авыр булачак.

“Бареслона” хәзер үз төркемендәге хәлен яхшырту турында түгел, ә абруен саклап калу турында уйлана. Чөнки “Рубин” кебек беркемгә билгесез такым белән ике уен уйнап 6 очкодан ни бары берсен генә эләктерсә, бу “Барселона” өчен хурлык. Шуңа күрә аларны тигез исәп тә кәнәгатьләндермиячәк. “Барселона” бар көчен биреп уйнаячак. Мин Корбан Бердыев бу ике атнада көндәшләрнең ничек уйнауларын тагын да яхшырак өйрәнгән һәм ниндидер чаралар күрер дип уйлыйм. Шуңа гына ышанам”, ди Илнар Хөснуллин.

“Рубин” – “Барселона” уены Казанның Үзәк стадионында 4 ноябрьдә 20:30 башланачак. Бу очрашуда җиңсә, Татарстан такымының Европа чемпионы булу мөмкинлеге бар.
XS
SM
MD
LG