Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус телен кайгыртсаң татарга да тама


Мәскәүдә татар мәдәни үзәгендә рус телен саклау турында фәнни-гамәли конференция узды. Конференция үз темасыннан башка мөһим саналган әдәп-әхлак, сөйләм мәдәнияте темасын да күтәрде.

Мәскәүдә татар мәдәни үзәге алган грант кысасында «Рус теле - милләтара, рухи һәм мәдәни алмашу, дуслык һәм бердәмлек теле» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Гомумән, рус телен сакларга кирәклек турында чыгышларны еш ишетергә туры килә соңгы вакытларда. Аның үз сәбәбе дә бар икән. Милли оешмаларга бирелә торган грантларда рус теле, рус мәдәнияте турында сүз булмаса, грант турындагы гаризаларны алмыйлар да, карамыйлар да. Бу хәлне инде бичарадан ни чара дип аңларга кирәктер, бәлки.

Татар теле өчен грант бирмиләр шул...

Бу хакта грантлар гаризасы өстендә эшләгән мәдәни үзәкнең мәдәният җитәкчесе Роза Хәбибуллина: «Без инде икенче ел алабыз ул грантны. Былтыр да ике чара уздырган идек аның кысаларында. Быел тагы бу конференциядән башка «Лица друзей» дигән фестиваль үткәрәчәкбез. Анда да ике чыгышның берсе рус телендә булырга тиеш.

Аның акчасын да бит әле тулысы белән түгел, сораганның чиреген генә бирәләр. Һәр тиене өчен хисап бирәбез. Шулай да мәдәни үзәк өчен микрофон, музыка кораллары алырга бердәнбер матди чыганак бу грант. Без инде рус телен пропагандалауга да риза, чөнки татар мәдәниятен үстерер өчен дә кала азрак», диде Роза Хәбибуллина.

Ул әйткән әйткән фикерне башкалар да кабатлады. Шул ук грант гаризасын бергәләп язган Әхмәт Галимов та рус теленең кирәклеге турында әйткәннән соң, микрофонга түгел болай гына әйтәм, «татар теле өчен грант бирмиләр шул», диде.

Сөйләм мәдәнияте югала бара

Хөршидә Хамракулова
Конференциянең үзенә килгәндә чыгышлар кызыклы булды дип әйтергә була. Чөнки анда рус телен саклау проблемалары гына түгел, әдәп, әхлак, тәрбия мәсьәләләре дә күтәрелде. Конференциядә югары уку йортлары укытучылары, галимнәр дә катнашкан иде. Төп хисапны фәннәр докторы, Татарстанның элекке мәгариф министры Фарис Харисов ясады.

Аның хисабында да рус теленең кирәклеге турында фикер яңгырады. Ә инде Югары икътисад университетында рус телен укытучы, милләте белән таҗик булган Хөршидә Хамракулова рус теленең чисталыгы турында чыгыш ясап, соңгы елларда Бердәм дәүләт имтиханы нигезендә югары уку йортларына укырга керүчеләрнең надан булуларына басым ясады.

Университетка кабул ителгәннәрнең тикшерү иншаларында 22дән алып 80гә кадәр хәреф хаталары булуын әйтте. Язма, сөйләм теленең зәгыйфь булуы әхлаксызлыкка китерә, чөнки яшьләрнең телендә күбрәк сүгенү сүзләре яңгырый, диде ул. Хамракулова шулай ук мигрантларның рус теленнән белем алу мөмкинлекләре чикле булуын әйтте. Аларны телгә өйрәтмиләр, торган җирләреннән чыксалар милиция аларны аулый, махсус укыту үзәкләре юк, диде ул.

БДИ мәгарифне бетерер өчен кабул ителгән канун

Чыгыш ясаучылар шулай ук милли язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләрен тәрҗемә итмиләр, алар хакында бүгенге студентлар берни дә белми, диделәр. Ә инде үзе Карабахта туган, Бакуда укыган, Мәскәү университетын тәмамлаган, шул ук университет профессоры Самвел Григорян:
Самвел Григорян


«Безнең хөкүмәт мәгариф белән дә, мәдәният белән шөгыльләнми. Бездә бары тик акча идеологиясе генә, башка идеология юк. Югары уку йортларына надан балалар килә. Бердәм дәүләт имтиханы бөтен мәгариф системасын юк итәргә чыгарылган канун", дип белдерде.

Без рус телен күтәрәбез, татар телен папуаслар күтәрер

Конференция вакытында бер генә сүз әйтергә рөхсәт итегез, дип ялынган Мөхәммәт Миначевка сүз бирелмәде. Тәнәфес игълан иттеләр. Мөхәммәт әфәнде дә сүзен рус телен яклау турында әйтергә теләгән икән.

"Хәзер инде рус теле күп төрле чит ил сүзләре белән чуарланган: «дилер», «киллер», «мэр», «шопинг» һәм башкалар. Безнең руслар инглиз телен үстерә, татарлар рус телен кайгырта, ә инде татар телен папуаслар күтәрәчәк дип уйлыйк. Чөнки дөнья телләре арасында безнең тел 14 урында дип әйтәләр. Папуаслар өчен бу бик зур дәрәҗә булыр", диде ул кинаяләп.
XS
SM
MD
LG