Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыклар бердәмлеге көне: берләштерәме, талаштырамы?


Русия халыклар бердәмлеге көнендә төбәкләрдә “рус марш”лары уза. Православ чиркәве аны Казан изге ана иконасын искә алу көне итеп уздыра. Казанда тәре йөреше оештырыла.

Инде дүрт ел рәттән оештырылуына һәм дә хакимият тарафыннан зур бәйрәм дип тәкрарлануга карамастан, күпләр 4 ноябрьнең нинди бәйрәм икәнен әле дә белми. Узган ел мондыйлар 48% булса, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү Бөтенрусия үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, быел андыйлар хәтта арткан. Халыкның 51% нәрсә бәйрәм иткәнен аңламавын белдергән.

Хакимият бу бәйрәмне халыкларның бердәмләшү көне дип сурәтләргә тырыша. Берничә ел элек 7 ноябрь бәйрәме урынына халыклар бердәмлеге көне кертеп хөкүмәт күрәсең үзенчә ике куян койрыгын тотмакчы иде. Беренчедән ул болай итеп коммунистларның бәйрәмен тарихтан “сөртеп” ташлауны максат итте, икенчедән барлык Русия халкын берләштереп хакимияткә буйсындыру булачак дип уйлады.

Ләкин чынлыкта бөтенләй башка хәл килеп туды. “Русия бердәмлеге көне урынына хәзер “Русия фашистлары көне” билгеләп узыла” дип язып чыкты “Русский журнал”.

Чөнки күп кенә Русия төбәкләрендә бу көнне “рус маршларын” оештыру инде гадәткә керде. Мисал өчен узган елны Киров өлкәсендә канунсыз миграциягә каршы хәрәкәт (ДПНИ) “Русия руслар өчен”, “Бу безнең шәһәр” дигән шигарьләр белән урамга маршка чыкты. Һәм бу чараны уздыруга хакимият үзе рөхсәт бирде.

Быел да мондый маршлар күп шәһәрләрдә узачагы әйтелә. Самарда инде чарага чакырып игъланнар эленгән. Һәм андагы рус милләтчеләре халыклар бердәмлеге көнен русларның берләшү көне дип саный.

“Рус маршы” янына Русия халыклары маршы

“Рус маршлар”ыннан игътибарны читкәрәк алып китү максатыннан микән киләсе елга Мәскәүдә “Русия халыклары маршын” уздыру күздә тотыла. Шәһәрнең төбәкара элемтә һәм милли сәясәт комитеты башлыгы Михаил Соломенцев әйтүенчә, 2010 елны халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар берничә көн дәвам итәргә мөмкин.

“Халыклар үзләрен бердәм итеп хис итә башларга тиеш”, ди ул.

Күрәсең, Соломенцев әлегә мондый хиснең юклыгын күрә. Хәтта киресенчә рус булмаганнарга карата нәфрәтнең артуын аңлый. Чөнки ул Мәскәү хөкүмәте милли өлкәдәге җинаятьләр өчен җәзаны кырыслату тәкъдиме белән чыга, ди.

Шулай итеп Русия халыклары бердәмлеге көне бердәмләшүгә түгел, ә киресенчә аеруга китерә килеп чыга. Рус милләтчеләре моны русларның бердәмләшү көне дисә, чиркәү Казан изге ана иконасын искә алу көне буларак билгеләп уза. Чөнки Пожарский полякларга каршы көрәштә шул иконаны күтәреп Кытай-шәһәргә бәреп керә. Шул нисбәттән дин әһелләре әлеге икона 400 ел элек полякларны җиңәргә булышкан дип бара. Тарихчылар исә башкачарак фикердә тора.

Әмма ни генә булмасын, Русия шәһәрләрендә халыкларның бердәмләшү көнендә Тәре йөрешләре уза. Шул исәптән Казанда да.

Быел иконаны күтәреп праваслаулар Кремль, Чернышевский, Дзержински, Япеев, Зур Кызыл урамнары буйлап узарга җыена.
XS
SM
MD
LG