Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр форумында берләшергә булдылар


Удмуртия башкаласы Ижауда “Иман” татар яшьләре берлегенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан татар яшьләре форумы үтте.

Форумның төп темасы татар халкының телен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, гореф-гадәтләрне көндәлек тормышта үтәү иде. Форумның беренче эш көне алда әйтелгән темага багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүеннән башланды. Җыенга килгән егетләр-кызлар Удмуртия татарларының үзаңын үстерү, телебезне саклап калу, мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне яшьләргә җиткерү буенча башкарылган гамәлләр хакында, киләчәктә бу юнәлештә эшне тагын да югарырак дәрәҗәдә алып бару өчен чаралар турында тыңлады. Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән очрашуда катнашты.

Икенче көнне яшьләр форумының түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә, башка чараларында төрле регионнарда оешкан яшьләр берлекләреннән егет-кызларда милли рух тәрбияләү буенча тәҗрибә туплау, милли хәрәкәттә дәвамчылыкны булдыру, төбәкләрдәге яшьләр оешмалары арасында партнерлык тудыру кебек мәсьәләләр куелды. Шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендә эшләп килүче яшьләр оешмаларын берләштерү һәм яшьләрнең социаль активлыгын үстерү, милләтара аралашуда толерантлык хисе тудыру бу һәм башка сораулар тикшерелде.

Илдар Гыйльметдинов яшьләр оешмалары башкарган эшләргә уңай нәтиҗә ясап, шулай да егет-кызларга активрак булырга кирәк дип әйтте. Яшьләр үз мохитендә генә йомылып эшләргә тиеш түгел, башка милли оешма вәкилләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәклеген җиткерде.


Үз чаралары хакында да күбрәк игъланнар бирергә, регионнарны берләштерерлек чаралар оештырырга кирәклеген дә ассызыклады. Шулай ук татар яшьләренең Русия күләмендә дә оешмаларын булдыру турында уйларга тәкъдим итте. Әмма бу оешма өлкәннәрдән күрсәтмә рәвешендә барлыкка килергә тиеш түгел, ә яшьләрнең үз теләкләре нигезендә тудырылган очракта гына, ул эшлекле булыр дип басым ясады РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Түгәрәк өстәл сөйләшүеннән соң “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Зөлфия Әхмәтов күп кенә файдалы киңәшләр яңгыравын, киләчәккә эш планын билгеләгәндә аларга таяначакбыз диде.

Форумда тикшерелгән проблемаларга нигезләнеп, “Опыт регионов” – регионнар тәҗрибәсе дип аталган методик әсбап нәшер итәргә ниятлиләр яшьләр. Бу хакта “Иман” яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева уртаклашты. Әлеге методик әсбапка Удмуртиядә узган форумда катнашучылардан тыш, Идел буе округында, гомумән, татар яшьләре оешмалары булган һәр төбәктән мәгълүматлар җыярга ниятлиләр. Яшьләр тарафыннан гамәлгә ашырылган программалар, проектлар турында тәфсилле мәгълүмат булачак дип ышандырды Гөлназ Нургалиева.
XS
SM
MD
LG