Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы депутаты - Ижауда


Илдар Гыйльметдинов һәм Ирек Шарипов
Илдар Гыйльметдинов һәм Ирек Шарипов

Русия татарларының федераль автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов татар оешмалары турында мәгълүмат җиткерде. Региональ мохтариятларга җирле дәүләт органнары белән ныклы элемтә булдырып, уртак тел табып эшләргә тәкъдим итте.

Милләтне үстерү максатыннан игълан ителгән грантларда катнашып, берникадәр акча алу юлын эзләргә кирәклегенә басым ясады. Мисал итеп, депутат узган федераль сабантуен оештырырга, балалар белән чаралар үткәрергә грант яулаган проектларга бирелгән акча ярдәм итте дип билгеләде. Тиздән тагын шушы проектларның берсе - әкиятләр яздырылган аудио тәлинкәләр регионнарга таратылырга тиеш.

Милли мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов “Россия”, "Культура" каналы башлыклары белән татар телендә тапшырулар булдыру турында сөйләшүләр алып баруын, алар тарафыннан бу проблеманы чишүдә аңлашу табуын җиткерде. Шулай ук православие дине турында алып барылган тапшырулар шикелле ислам дине хакында да тиешле дәрәҗәдә аңлатмалар биргән чыгарылышлар дөнья күрер дигән өмет бар.

Телләр турындагы канунга килгәндә, Дәүләт Думасында кабул ителгән уку стандартларында милли телләрне бетерү турында юллар юк диде депутат. Бүген милли компонентны укыту программасыннан алып ташлауда чиновникларның гаепле булуын да җиткерде. Телләр турындагы канунга өстәмәләр тиздән кабул ителәчәк, ул инде мәгариф өлкәсендәге апа-абыйларның теләгенә бәйле булмаячак дип басым ясады депутат.


Татар мәктәпләренең ролен күтәрү өчен аларда белем һәм тәрбия бирү югары дәрәҗәдә алып барылырга тиеш дип билгеләде Илдар Гыйльметдинов. Ижауда татар гимназиясен шушындый уку йорты итүне максат итеп куярга тәкъдим итте. Моның өчен үзе дә мөмкин кадәр ярдәм итәргә ышандырды.

Милли мәдәни оешма вәкилләре әле генә Русия президенты имзалаган карар – Казан дәүләт университеты нигезендә Идел буе округы югары уку йортын булдыруга кагылган сорау да бирделәр. Элек татар конгрессы юлламасы нигезендә регионнардан балалар университетының татар теле һәм тарих факультетларына укырга керә ала иде. Киләчәктә бу квота сакланырмы дигән сорауга Илдар Гыйльметдинов болай җавап бирде.

Илдар Гыйльметдиновны удмурт һәм татар милли киемле кызлар каршы алды

“Федераль югары уку йортының булуы, минем күзаллавым буенча, безгә бүгенге көндә мөмкинчелек бирә федераль бюджеттан вузларны көчәйтү өчен акча алырга. Эчтәлеген үзебезнең республика билгеләячәк. Ничек булачак, нинди вузлар аның составына керәчәк, кайсылары мөстәкыйль булып калачак, кайсы КГУ составына керәчәк. Бу мәсьәлә буенча миңа инде Казанда сораулар бирделәр: КГУның исеме каламы, ул ПФУ булмасмы дип студентлар киләләр. КГУ калачак, ә аның эчтәлеген, минемчә, республика билгеләячәк.

Ә квоталарны беркем дә бетерергә җыенмый, алар киләчәктә дә булачак”, диде Илдар Гыйльметдинов

Шулай ук татар мәгълүмат чараларына да Татарстаннан элек ярдәм күрсәтелә иде. Хәзер "Татмедиа" татарлар яшәгән чит регионнарда нәшер ителүче газетлар белән исәпләшми, дип журналистлар ярдәмгә мохтаҗ булуларын да белдерделәр.
XS
SM
MD
LG