Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран оппозициясе полиция белән бәрелеште


Иран полициясе Тәһрандагы АКШ илчелеген яулап алуның 30 еллыгы уңаеннан җыелган оппозиция җитәкчесе Мирхөсәин Мусави тарафдарлары белән бәрелеште.

Шаһитләр әйтүенчә, “Диктаторларга Үлем!” – дип кычкыручы йөзләрчә демонтсрациячене тарату өчен полиция күз яшьләндерү газы кулланган.

Берничә демонтстрацияченең тоткарлануы хәбәр ителә.

Оппозицион төркемнәр үз тарафдарларын узган июнь аендагы президент сайлауда җиңүе бәхәсле булган президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат хөкүмәтенә каршы протест чараларына кушылырга чакырды.
XS
SM
MD
LG