Accessibility links

Кайнар хәбәр

General Motors Opelне сатмаска булды


АКШның General Motors машина ясау ширкәте үз карамыгндагы Opel ширкәтен сату карарын гамәлдән чыгарды.

Сишәмбе кичендә General Motors Германиянең Opel ширкәтен Канаданың Magma ширкәтенә һәм Русиянең Саклык банкына сату килешүеннән чыгуын һәм Opelны үзгәртеп корачагын игълан итте.

Русиянең беренче вице-премьеры Александр Жуков әйтүенчә, Русия хөкүмәте бу үзгәрешкә тыныч карый. Жуков җитәкчелек илнең үзендәге машина ясау сәнагәтенә ярдам итәргә тиеш диде.

Элегрәк Сбербанк башлыгы Герман Греф бу килешүнең төп максаты Русия машина ясау сәнагәтенә яңа технологиәләр китерү дигән иде.

Германиянең икътисад министры Райнер Брюдерле General Motorsның фикер үзгәртүе һич тә кабул ителмәслек диде.

Opelне сатудан соң вәзгыятьнең яхшыруына өметләнгән хезмәткәрләр эш ташларга җыенуларын белдерде.
XS
SM
MD
LG