Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Казанда Бердәмлек көнендә тәре йөреше үтте. Чиркәүнең Казан Изге Ана иконасын искә алу көне белән дәүләт бәйрәменең бер көнгә туры килүен праваслаулар Алланың хикмәте дип саный.

Тәре йөреше Казан Кирмәнендә урнашкан Благовещение чиркәвендә Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий җитәкләгән чиркәү йоласы белән башланып китте. Служба иртәнге сигездә башланып унберенче яртыда гына тәмамланды. Аннан чиркәүгә җыелган халык төркеме Казан-Богородица ирләр чиркәвенә таба юнәлде.



2005 елдан бирле Русиядә 4 ноябрь – Бердәмлек көне итеп билгеләп үтелә. Тарихчылар язуынча, 1612 елның 4-нче ноябрендә урыс халкы Мәскәүне поляклардан азат иткән. Чиркәү исә халык ополчениясенә Казан Изге Ана иконасы ярдәм иткән дип саный. Алай гына да түгел, Казан иконасы 1812-нче елда французларны, 1941 елда немецларны җиңәргә булышкан дип санала.

Бердәмлек көнеме, чиркәү бәйрәмеме?

Игумен Потерин
4-нче ноябрь – Бердәмлек көне булып үткәрелсә дә, Благовещение чиркәвендә алып барылган службада уртак бәйрәмнең әсәре дә юк иде. Поплар халыкка урысларның 1612 елда полякларның җиңүен генә зурлап сөйләде. Шулай ук, Аллага Русия патриархы Кирилл, Татарстан архиепископы Анастасий исәнлеге, бөек урыс җире иминлеге өчен дога кылынды.

Башка төбәк праваслауларының да Казанда үткәрелгән тәре йөрешенә эләгәсе килә икән. Шуңа чираттагы йөрешкә Самара, Пенза, Петербурдан кунаклар килгән. Казан-Богородица ирләр чиркәве караучысы Игумен Потерин сүзләренчә, Бердәмлек көненең Казан Изге Ана иконасы бәйрәменә туры килүе юкка түгел.

“Бәйрәмнәрнең бер көндә узуы – Алланың кодърәте. Аллага ышанучы бик күп кешеләр бәйрәм ял көненә туры килгәнгә шатлана. Шуңа чиркәүгә туганнар, гаилә белән килеп була. Тәре йөреше вакытында урамда дәүләт байраклары җилферди, чиркәү чаңы тавышы ишетелә. Үзебезне башка дөньяга эләккән кебек хис итәбез. Казан Изге Ана иконасын искә алу белән Бердәмлек көненең могҗиза рәвешендә бер көндә уздырылуына без бик куанабыз”, ди ул.
Поплар Казан Изге Ана иконасын алып бара


Казандагы Тихвин керәшен чиркәвендә дә бәйрәм уңаеннан келәү узган. Павел әтей Павлов сүзләренчә, Казан Изге Ана иконасы бәйрәменә халык күп җыела.

Чиркәү бәйрәме Казанны яулау белән бәйлеме?

Урыс чиркәве язуынча, Казан Изге Ана иконасы 1579 елда Казанда табыла. “Могҗиза” алдыннан Казанда зур янгын була, шәһәр зур зыян күрә. Шуннан соң мөселманнар арасында урыс Алласының халыкка мәрхәмәтсезлеге турында сүз чыга. Елъязмачылар язуынча, христиан динен шушы янгыннан соң гел сүгә башлыйлар. Шушы сүзләрдән соң, имеш, Алла Анасы үзенең кодърәтен күрсәтә, иконаны җир астыннан казып чыгарырга куша.

Игумен Потерин фикеренчә, чиркәү иконаның Казанны яулау белән бәйле булуын ачык кына әйтә алмый. “Иконаның ничек биредә пәйда булуын белмибез. Бәлки, мондый илаһи серләр безнең иманыбызны ныгытадыр да”, ди Потерин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG