Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм көн бәйрәмме?


“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан төбәге һәм Казан шәһәре бүлекләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан урам йөреше, митинг һәм концерт та үткәрде.

Казан үзәгендәге Шаляпин һәйкәле янында “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан төбәге һәм Казан шәһәре бүлеге оештырган урам җыены бетәр алдыннан Илсур Сафин Рөстәм Яхинның Мостафа Ногман шигыренә язылган “Киек казлар” дигән җырын башкарды. Һәм шуннан соң ук “Русия гимны” яңгырап чара тәмам булды.

Илсур Сафин Халыклар бердәмлеге көнен үзенчә аңлый, бу чарага да аның үз бәясе. “Әйдәгез бергә булыйк, матур яшик, бай яшик. Бердәм булганда гына без зур татар халкы булачакбыз”, ди ул.

Татарстандагы “Бердәм Русия”нең сәяси шура сәркатибе урынбасары, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратинкова әлеге бәйрәмне әлегә күпләр белеп бетерми, киләчәктә бигрәк тә зур колач алачак дигән фикердә.

Римма Ратникова
“Бәйрәмебез яшь бит әле. Кайберләребез сагынып 7-нче ноябрьне искә төшерә. Яшьләр ансын да белми. Яңа бәйрәмнәр яңа гасыр белән, яңа замана белән безнең тормышка керә. Менә 6-нчы ноябрьдә безнең Татарстан конституциясе көне була. Аңа 17 ел”, ди Ратникова.

Аның сүзләренчә, Татарстан конституциясе көне уңаеннан “Бердәм Русия” андый-мондый чара үткәрергә җыенмый. “Конституция көнен беркайчан да зур бәйрәм итеп урамнарга чыгып үткәргәнебез юк. Ул бәйрәм безнең күңелләребездә, ул ял көне. Һәркем өендә үз гаиләсе белән бәйрәм итә”, ди Ратникова.

Тарихчы Индус Таһиров бу бәйрәм 7-нче ноябрь көнен оныттыру өчен махсус эшләнгән булырга тиеш дигән фикердә. Халык белми, ә бу бәйрәмне чын-чынлап үткәрүчеләр өчен ул бәйрәм булып кала ди Таһиров.

“Аның вакыйгасы онытылып беткән. Илдән полякларны куган диләр. Белмим, поляклар ничек кабул итә моны. Төрле ягы бар. Һәммә кеше кабул итердәй бәйрәм итеп булмас моны. Ул рәвештә урнаша алмас”, ди Таһиров.

Үзенең исемен Татьяна дип белдергән бер кыз әнә Бауман урамында бияләй сайлый. “Бүген өчләтә бәйрәм. Тәре йөреше, футбол һәм тагын өченчесе нәрсәдер бар. Минем өчен футбол беренче урында тора” ди ул.

Бауман урамындагы театр, концертларга билетлар сатучы кассада утыручы Ләлә исемле ханым өчен дә 4-нче ноябрь бәйрәм көн икән. Әмма Халыклар бердәмлеге көне түгел. “Менә көне буе үзебезнең “Рубин” такымы җиңсә ярар иде дип теләп утырам”, ди ул. Аның өчен дә “Рубин”ның дөньякүләм билгеле такым белән уйнавы бәйрәм.

Габдрахман абый үзенең оныгы белән шәһәр үзәгенә килгән. Оныгының кулына эретелгән шикәрдән катырылган әтәч тә тоттырган. “Безнең өчен нинди бәйрәм булсын? Выходной көн, ял итәбез”, ди ул.

“Боҗра” тукталышында җир астыннан үтү юлы аша кулларына “Бердәм Русия” әләмнәре тоткан бер төркем яшьләр килеп чыкты. Алар, безнең өчен бүген зур бәйрәм, дип белдерде. “Мы” хәрәкәте вәкилләре икән. “Бердәм Русия” канаты астында эшлибез диләр. Бөтен Казанга 100-ләп әгъзалары да бар икән.

Шаляпин һәйкәле янында үткән чарада 300-ләп кеше катнашты. Яшьләр кайсы районнан килгәнлекләрен белдергән такталар да күтәргән иде. Араларында кушкан өчен чыктык диючеләр дә булды.
XS
SM
MD
LG