Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Бердәм Русия” җыены урыс телен яклауга әйләнде


Казанда “Бердәм Русия” фиркасенең халык бердәмлеге көне уңаеннан үткән җыены янында Казан урыс мәдәнияте үзәге “Урыс маршы” үткәрде.

Алар “Бердәм Русия” җыенына килгән халыктан Татарстанда урыс телен яклау өчен Русия президенты Дмитрий Медведевка әзерләнгән мөрәҗәгатькә имзалар җыйган.

Регнум агентлыгы барлыгы 200-дән артык имза җыелганлыгын хәбәр итә.

Казан урыс мәдәнияте үзәге республикада татар теленә өстенлек бирелә дип саный һәм Медведевтан Татарстандагы әлеге хәлләргә тыкшынуны сорый
XS
SM
MD
LG