Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ сугышы шәүләсе


Русия белән Украина арасында кабат газга бәйле тарткалаш башланды. Узган елны кыш көнне миллионлаган Европа халкы җылысыз калган иде.

Бу инде гадәткә әйләнә бара. Кыш якынлашкан саен Мәскәү Киевка газ бирүне киметү белән яный.

Бу юлы Русия премьер-министры Владимир Путин үз ачуын Европа Берлегенә дә җиткерде. Дүшәмбе көнне ул Украинага 1 миллиард долларны Европа Берлеге бирсен дигән фикерне әйтте.

“Аларның акчалары бар, кызганмасыннар, бирсеннәр бераз”, диде ул.

Европага газ күпчелектә Русиядән килә. Һәм ул Украина аша уза. Узган елны түләүгә бәйле каршылыклар килеп туганнан соң, Мәскәү Киевка газ бирүне туктатты. Шул сәбәпле күп кенә башка илләргә дә газ килү өзелде. Һәм миллионлаган кеше суык көннәрдә җылысыз калды.

Русия белдерүенчә, хәзер Украина октябрь аена газ өчен 400-500 миллон доллар тиеш. Һәм бу акчаны ул килешү нигезендә 7 ноябрьдән дә соңга калмый түләргә зарур. Узган айларда акча үзәк банк аша уза иде. Әмма банкны үз карамагында тотучы Украина президенты Виктор Ющенко әйтүенчә, газ өчен түләргә банк күбрәк акча бастырырга мәҗбүр, ә бу инфляциягә китерә. Шуңа ул газ өчен түләү өчен башка юлларны карарга кушты.

Моннан соң Путин аңа тәнкыйть белдерде.

“Ющенко үзәк банк белән Украина хөкүмәте арасындагы эшкә аяк чала. Һәм акча күчерүгә каршы тора”, диде ул.

Путинның әлеге сүзләреннән соң Киев Мәскәүне илнең эчке эшенә тыкшынуында гаепләп чыкты.

Күп кенә белгечләр, Киев Мәскәү белән тарткалашны туктату өчен бу айны газга түләү өчен юлларын табачак дип саный.

Әмма әле башка проблема да бар. Ющенко Киев белән Русия арасындагы газ килешүен киредән карарга таләп итә. Аның сүзләренчә, глобаль финанс кризис сәбәпле, газга ихтыяҗ кимегән. Һәм киләсе елга газ элегрәк килешенгәннән азрак кирәк булачак.

Тимошенко сишәмбе көнне яңа килешү турында ике яклы сөйләшү булды дип белдерде. Әмма ел азагына хәтле ул расланмаса, бу газ кризисы нәкъ Украина президенты сайлаулары вакытына туры киләчәк.

“Пента сәяси тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Владимир Фесенко сүзләренчә, Украина хакимияте дә, Русиянеке дә мондый кризисны булдырырга теләми.

Украинада гыйнварда узарга тиешле президент сайлаулары алдыннан соңгы тарткалашулар бара. Тимошенко Ющенко белән арасы бозылгач Мәскәү белән элемтәләрне арттырды. Кайберәүләр Путин әлеге сайлауда нәкъ Тимошенконы яклый дип бара.

“Панорама” мәгълүмат-тикшеренү үзәге җитәкчесе Владимир Прибыловский сүзләренчә, Мәскәү әле үзе дә өстенлекне кемгә бирүне төгәл ачыкламаган. Чөнки бер якта – Тимошенко, икенче якта Русиянең күптәнге дусты “Төбәкләр партиясе” җитәкчесе Виктор Янукович.

Билгеле булганча, Украинада 2004 елгы сайлау вакытында Кремль Янукович җиңсен өчен миллионнарча сумнар тоткан иде.
XS
SM
MD
LG