Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөстәкыйльлекне яклап


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары республиканың мөстәкыйльлеген яклап референдум уздырмакчы.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы булды. Анда коммунистлар фиркасеннән килгән вәкил - Ринат Үтәшев мөстәкыйльлекне яклап референдум уздырырга әзерлек башлануын белдерде һәм татар оешмаларына да кушылырга чакырды. Ринат Үтәшев сүзләренчә, референдумга “Сез мөстәкыйльлек турында канун кабул итү яклымы?” дигән сорау чыгарылачак.

Татар оешмалары вәкилләре бу башлангычка кушылырга булдылар, референдум узуына шикләнүләренә карамастан. Мәсәлән, Милли мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин республиканың үзәк сайлау комиссиясенең моңа рөхсәт бирүенә шикләнә. “Шулай булуга карамастан, бу халыкны уятырга ярдәм итәчәк”, дип исәпли ул.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Заировның Уфага сәфәре турында да кабат сүз барды. Ринат Закиров Башкортстан телевидениесенә әңгәмә биреп, алдагы ел башында республика татарларының конгрнссы узачагын ирештергән иде. Мәҗит Хуҗин әлеге мәсәләдә Юстиция министрлыгы вәкилләре белән киңәшләшүен, анда мондый форумның канунга туры килмәве турында аңлатуларын хәбәр итте.

Утырыш ахырында алдагы җыелышның көн тәртибе билгеләнде. Анда сүз җанисәп хакында барачак.
XS
SM
MD
LG