Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көзге бәйрәм ноябрьнең 7сендә түгел – 4ендә уза


Дәүләт Думасы 2004 елның декабрендә кабул иткән “Хәрби дан көннәре” дигән кануны нигезендә, “Татулык һәм килешү көне” дип атала ул. Тик шунысы бар: бу бөек бәйрәмнең нәрсәгә багышланганын белмәүчеләр дә байтак икән.

Һәрхәлдә, “Симбирские округа” дигән газет сораштырулары шуны күрсәтә. Мәсәлән, Вячеслав исемле стоматолог: “Бу көндә Русия үзенең чираттагы бер дошманын җиңгән”, дип кенә җавап биргән.

Чынлап та нинди бәйрәм соң бу? Бу җәһәттән, “Всобщая история, обработанная “Сатириконом” исемле 1913 елда чыккан китап аңлатмасы белән танышу да урынлы булыр кебек.

“Смутное время” дигән чорда патша урынына атлыгып торучы кыю кешеләр һаман азая бара. Поляклар Русиядә патша юклыгын күрәләр дә: “Без патшалык итәрбез, бергә яшәү күңеллерәк бит ул”, диләр.

- Баш өсте, - диләр боярлар. – Ә кемгә ант китерергә соң?
- Безнең корольнең улы Владиславка, дигәннәр поляклар.

Мәскәүләр ант итеп тә өлгермиләр, поляклар: “Без ялгыштык, корольнең үзенә – Сигизмундка ант итәргә кирәк”, диләр. Алар күтәрмә өстендә яңалыклар көтеп утырганда, халык кымшана башлый. Бервакыт шулай мәйданда ит сатучы киемендә берәү килә дә: “Хатыннарыбызны, балаларыбызны әсиргә биреп, Ватаныбызны сатып алыйк”, дип кычкыра. Ләкин гаиләләрне сатып кына җыелган акча җитми булып чыга. Ә Козьма исә, дәртләнеп китеп, янә өнди башлый: “Йортларыбызны сатыйк һәм ватанны коткарыйк!”

Халык бердәм рәвештә: “Сатабыз!!!. Хатыннар һәм балалар булмагач, ул йортлар ни пычагыма кирәк?!” дип кычкыра башлый. Дәррәү барысы да йортларын сатып, акчасын Мининга тапшыралар. Тик менә кем ул йортларны сатып алганын тарихчылар әле дә таба алмыйлар. Бәлки сатып алучылар һәм аларның токымнары, үз гамәлләреннән оялып, яшеренәләрдер? Тагын бер фараз бар: сатып алучылар “Яшерен патриотик оешма” әгъзалары түгелме икән соң?

Гаскәр башы урынын Пожарский үз өстенә ала. Ул батыр кеше булып чыга һәм Мәскәүне поляклардан коткара. Аңа Мәскәүдәге ачлык та ярдәмгә килә. Поляклар исә, яшь чактан ук ачлыкны яратмаучы кешеләр буларак, Мәскәүне урысларга бирәләр. Шуннан бирле инде “ачлык” дигәне урыстан аерылмый. Элеккеге дус һәм көрәштәш сыйфатында, аның өендә яши бирә”, дип язылган 1913 елгы “Сатирикон” журналы язмасында.
XS
SM
MD
LG