Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45
Бу көннәрдә мәгълүмат чаралары дуңгыз кизүе турында хәбәрләр белән тулган. Әле бер, әле икенче илдән авыручылар һәм үлүчеләр саны, хакимиятләрнең моңа каршы чаралары турында хәбәрләр килә. Бу хәбәрләр белән бергә халыкта курку хисләре дә арта.

Әмма, хәбәр ителгән очракларның күпмесе дуңгыз кизүе, күпмесе гадәти грипп икәнен төгәл белүче юк. Чөнки бу чирләрнең симптомнары бик охшаш. Күп кенә илләрдә табипларның H1N1 вирусын ачыклау өчен әлегә җитәрлек тәҗрибәсе дә юк.

Украина
Киев метросында
Килгән хәбәрләргә караганда, хәлләрнең иң мөшкеле Украинда дигән тәэсир кала. Чәршәмбедә мәгълүмат чаралары анда кизүдән үлүчеләр саны 80нән артты, дип хәбәр итте.

Украинаның сәламәтлек министрлыгы белдерүенчә, авыручылар саны 450 меңгә җиткән. Ләкин, аларның күпмесендә дуңгыз кизүе икәне төгәл билгеле түгел. Ике көн элек кенә ул сан 255 мең, шуларның 83 меңе балалар диелгән иде.

Авыруның таралуын чикләү өчен мәктәпләрдә өч атналык ял игълан ителгән. Күп халык җыелган тамашалар үткәрү вакытлыча тыелган.

Дүшәмбедә дөнья сәламәтлек оешмасы Украинада эпидемия дип әйтү өчен әлегә нигез юк дип белдерде, шулай да анда үзенең белгечләр төркемен җибәрде.

Радиобызның украин бүлеге мөдире Ирина Халупа Киевтан хәбәр итүенчә, авыруны ачыклау чараларының җитмәве аның тирәсендәге билгесезлекне тагы да арттыра:

“Моның очына чыгу бик авыр. Украинаның үзендә диагностика чаралары җитми. Кемнеңдер дуңгыз кизүеннән үлгәнен раслау өчен үрнәкләрне Лондонга Дөнья сәламәтлек оешмасына җибәрергә кирәк. Узган атнада бер кешенең дуңгыз кизүеннән үлгәне расланды. Хәзер тагын 11 шундый очрак турында сүзләр йөри.”

Русия

Нәкъ шундый курку хисләре башка илләрдә дә күзәтелә. Русиядә рәсми мәгълүматларга караганда, дуңгыз кизүеннән үлүчеләр саны 14кә җиткән, авырулар саны 3 меңнән арткан. Чын саннар тагы да күбрәк була ала. Чәршәмбедә биш кешенең тимер юл транспортында кизүдән үлүе турында хәбәр ителде.

Русиянең кайбер төбәкләрендә мәҗбүри битлек киеп йөрү тәртибе кертелгән.

Хәбәрчебез хәбәр итүенчә, Хабаровскида театр йә кинога баручылар мәҗбүри рәвештә битлек кияргә тиеш. Нәкъ шундый тәртип Байкал арты төбәгендә кертелгән. Бу тәртипне бозучыга 500 рубль җәза каралган.

Татарстан

Казан мэриясендә вакцина кадау
Татарстанда да дуңгыз кизүе белән авырганнар саны арта бара. Дүшәмбедә Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге андый кешеләр саны 33кә җиткән дип игълан итте. Шуларның яртысы бу чирне чит илләрдән алып кайткан – Мисырдан биш, Испаниядән ике кеше, Төркия, Кипр, Гарәп Әмирлекләре һәм Таиландтан берәр кеше чирләп кайткан.

Чәршәмбедә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең баш табибы Валерий Овчинников 21 кешенең дуңгыз кизүе белән авырганын хәбәр итте. Авыруның таралуына каршы чаралар күрелә. Шәһәргә төгәл диагноз куярга мөмкинлек биргән яңа җиһазлар кайтарылган. Бар оешмаларда да битлек киеп йөрү тәртибе кертелгән.

Соңгы көннәрдә Чаллыда да сулыш юллары чире һәм грипп белән авырганнар саны кисәк арткан. Белгечләр эпидемиология киртәсе 60%-ка узылган дип хәбәр итә. Дуңгыз кизүе рәсми рәвештә 8 кешедә теркәлгән. Шәһәрдә күңел ачу тамашалары, дискәтүкләр, концертлар тыелган.

Казан аптекасындагы дарулар
Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге вәкиле Татьяна Макарова, югары температура, ютәл, сулыш кысылу очракларында шундук табипка барырга йә аны өйгә чакырырга киңәш итә. Әлегә авырмаганнарга ул гриппка каршы вакцина һәм башка билгеле чаралар күрергә тәкъдим итә. Алар һәр аптекада бар, ди ул.

Сишәмбедә Татар-информ агентлыгы Чаллы аптекаларында марля битлекләренең бетүе турында хәбәр итте. Мондый очракта табиплар коткыга бирешмәскә, битлекне үзеңә ясарга киңәш итә. Марля кисәген дүрт кат бөкләсәң шул җитә ди алар. Иң мөһиме аны 2-3 сәгать саен алыштырып торырга кирәк.

XS
SM
MD
LG