Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:45

Чаллының 15-30 ел элек төзелгән йортлары янында яңа йортлар төзү галәмәте башланды. Халык бу күренешкә каршылык чаралары белән урамнарга да чыга.

Чаллыда йорт төзим дигән оешма яки эшмәкәр өчен җирләр җитәрлек. Дөрес, ул җирләр шәһәр кырыенда. Иске йортлар янында яңа фатирлар салу шактый очсызга төшә. Чөнки, иске бистәләрдә һәртөрле коммуникация, су, газ, җылылык торбалары, электр инде уздырылган. Яңа фатир төзелешләре өчен балаларның уен мәйданнарын бетерү, кысрыклау очраклары да күзәтелә.

Чаллының 38нче бистәсе чагыштырмача яңа санала. 1990 елларда расланган проектны бозып, биредә 10-12 катлы 2 йорт салдылар, хәзер 17 катлы тагын бер йорт төзү эшенә керешмәкчеләр. Ләкин биредә яшәүчеләр бу гамәлгә каршы килеп, урамга чыкты.

Урамга чыккан халык болай фикерли: “Чаллы җитәкчесе Илдар Халиков, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Русия президенты Дмитрий Медведев фатирлар төзүне хуплый. Ләкин балалар уйный торган урында фатирлар төзүгә каршыдыр”, диләр.


Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов шушы 38нче бистәдә, яңа төзелеш буласы йорт янәшәсендә яши. Ул монда үзеннән-үзе каршылык хәрәкәтенең лидеры булып киткән шикелле. Халык гел аның тирәсендә иде.

38нче бистәдә яңа фатирлар төзү эшен Айрат Сәлимов башлап җибәргән. Аңа кем рөхсәт биргән, әлегә ачыклау мөмкин булмады. Халык, яңа төзелешкә каршы ахыргача көрәшергә исәп тота. Алар, махсус комиссия төзеп, шул комиссия исеменнән Чаллы хакиме Халиков, Татарстан президенты Шәймиев, Русия президенты Медведев исеменә, төрле дәрәҗәдәге прокуратураларга хат юллаганнар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG