Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм булыйк, аерым торыйк!


“Безнең гәҗит”нең 3 ноябрь саны 72 мең данә тираж белән чыккан. Газетның нәшире Илфат Фәйзрахманов шулай итеп халыкка бәйрәм уңаеннан бушка газет өләшә.

Яңа гына ачылган “Әйтсәм әйтим...” сәхифәсендә Фирдүс Гыймалтдиновның “Бердәм булыйк, аерым торыйк!” язмасы урын алган. Биредә сүз 4 ноябрьдә үткәрелгән яңа бәйрәм – Бердәмлек көне турында бара. Автор фикеренчә, безнең илдә бердәмлек мәңге булмас дип саный.

“Күптән түгел, Ураза аенда, Кремльдә музыкаль фестиваль үткәрү тирәсендә җәнҗал купкач, бер рус коллегам нык гаҗәпләнгән иде. “Ник мөселманнар шундый мәдәни чараның ямен җибәрә?” – дип ризасызлыгын белдерде ул. “Бездә мәетләр өстендә җырлап-биеп утыру гадәте юк шул,” – дидем. Барыбер аңламады”, дип яза автор.

Гыйлматдинов, көчләп берләштергәнче, һәркемнең үзенчәлеген истә тотып, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнсен иде илебез, дигән фикергә килә.

Татарстан телевидениесенә 50 ел

Илфат Фәйзрахмановның “Телевидение – гомеребез” язмасы Татарстан телевидениесенең 50 еллык юбилеена багышлана. “Дөрес, бүген бу тарихның кирәге юк, ахры. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе моннан 7 ел элек үз тарихын саный башлады. Ә Дәүләт телерадиокомпаниясе Мәскәү филиалы булып калды. Татарстан телевидениесенә 50 ел дисәк тә, тарих моннан 7 элек өзелеп калды. Ул оешма инде юк”, ди Фәйзрахманов.

Язмадан күренгәнчә, телевидение ветераннары юбилей мөнәсәбәте илә чәй табыны оештырган. Кичәге алып баручылар бүгенге татар телевидениесенең зәвыксыз, сөйләм сәнгатенең түбән булуына борчыла икән.

Очрашуга җыелучы кешеләр ветераннар советы оештырган һәм ешрак очрашырга килешкән.

Битараф булмыйк, җәмәгать!

Әлеге язманың авторы Салих Миңнегәрәев Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында рәссам-бизәүче булып эшли. Миңнегәрәев ел башында Чаллы каласына барып кайткан. Шәһәрдә татар телендәге язулар бөтенләй юк дип яза. Автор татар теленең дәүләт теле була алмавында җирле түрәләрне гаепли.

Рәссам-бизәүче Бөтендөнья татар конгрессына Татарстанда җитештерелгән әйберләрнең этикеткаларына татарча язуны таләп итәргә кирәк.

Зәңгәрләр? Нинди дөнья?

Илфат Фәйзрахмановның чираттагы язмасы зәңгәр ир-атлар язмышына багышлый. Автор берничә ир-ат белән әңгәмә оештыра. Фәйзрахманов зәңгәрләр клубына да барып кайткан.

Мисал өчен, авторның яңа танышының берсе аны абыйсы көчләвен, шуннан соң үзенең дә бу “эшкә” кереп китүен сөйләгән.

“Бу теманы киләсе санда да дәвам итәрбез. Анысы “Бозыклар дөньясы” дип атала. Зәңгәрләр, алсулар кайда бәйрәм итә? Без дә “Татарстан яшьләре” журналисты Гөлнара Сабирова белән алар янында “бәйрәм” иттек. Һәм әлеге язмаларда күтәрелгән сорауларга белгечләр белән сөйләшү дә булачак. Киңәшем шул: бу сөйләшү ата-аналарга бик кирәкле, дип уйлыйм. Чөнки балаларыгызның гына түгел, үзегезнең дә бәхетле киләчәгегез өчен кирәк. Үзем исә зәңгәрләрнең туслануын күреп, генофонд югалып бара, дигән нәтиҗә алып кайттым...”, ди автор.

Гражданлык никахы

Әлеге язманың авторы Рәфилә Салихова. Ул хәзерге җәмгыятьтә киң таралган гражданлык никахы турында яза. Язмадан күренгәнчә, автор никах белән теркәлгән гаилә белән теркәлмичә яшәүче гаилә арасында аерма күрми.

“Әйе, әби-бабаларыбыз фәкать мулла укыган никах белән генә торганнар, тик ул вакытларда никахка мөнәсәбәт бик җитди булган. Хәзер исә, вакытлыча яшәүче парлар, минемчә, күктә укылучы никахка зур игътибар бирми. Янәсе: “Мулла укып китте, шуннан ни, минем барыбер бернинди җаваплылыгым юк!” Тормыш кору өчен өйләнмисез икән инде, никахның дәрәҗәсен төшермәгез!”, ди Рәфилә.


XS
SM
MD
LG