Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт Иранда демонстрацияне бастыруга борчыла


Ак йорт Иранда хөкүмәткә каршы демонстрациянең көч белән бастырылуына борчылу белдерде.

Чәршәмбе көнне Иран полициясе Тәһранда АКШ илчелеген яулап алуның 30 еллыгы уңаеннан хакимият рөхсәте белән үткәрелгән чаралар читендә хөкүмәткә каршы демонстрациячеләрне көч белән таратты.

Ак йорт сүзчесе Роберт Гиббс Ак йорт бу вакыйгаларны күзәтеп бара диде.

Илчелекне яулап алуга 30 ел тулган көнне АКШ президенты Барак Обама АКШ һәм Иранның үзара шикләрдән, ышанмаучанлыктан һәм каршылыктан котылырга теләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG