Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

Русия хөкүмәте 2009-2011 елларда мәктәпләрдә “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика” дәресләрен сынау планын раслады. Анда Татарстан да, Башкортстан да юк.

Бу дәресләрдә православие, ислам, будда, яһүд дине нигезләре һәм дөньяви этика өйрәтеләчәк.

2010-2011 елларда бу дәресләрнең кайсы төбәкләрдә сыналачагы да билгеләнде.

Хөкүмәт карарына күрә, ул Русиянең 19 төбәгендә сыналачак. Алар арасында Татарстан да, Башкортстан да юк. Әмма татар һәм башкортлар тупланып яшәгән берничә төбәк бар.

Исемлеккә Калмыкстан, Карачай-Чәркәс, Удмуртия, Чечня, Чуашстан, Камчатка, Красноярски, Ставрополь, Вологда, Калининград, Кострома, Курган, Новосибирски, Пенза, Свердлау, Тамбов, Тверь, Томски һәм Яһүд автоном өлкәсе бар.

Мәгариф һәм фән министрлыгына ул төбәкләрнең мәгариф өчен җаваплы башкарма хакимиятләре белән хезмәттәшлек килешүләре төзергә, әлеге планның тормышка ашырылуын координацияләргә һәм котрольдә тотарга кушылган.

Бу елның соңгы чирегеннән 2010 елның февраленә кадәр барлык укыту-методик әсбаплар, шул исәптән эш програмнары, дәреслекләр, методик киңәшләр, укытучылар өчен китаплар һәм мультимедия әсбаплары әзерләнергә тиеш.

2010-2011 елларга аларны күпләп бастыру һәм укытучыларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру планлаштырылган.

Шул ук вакытта сынауның ничек баруы турында социологик тикшеренү үткәрү һәм хөкүмәткә еллык хисап әзерләү планлаштырыла.

2009-2010 елларда Интернетта бу проектның сәхифәсе дә булдырылачак.

Федераль бүлгеләрдә кимендә ярты елга бер мәртәбә мәктәпләргә әлеге яңа дәресне кертү мәсьәләләре турында махсус киңәшмәләр үткәреләчәк.

Алдагы ике елда шулай ук төбәкләрдә әлеге дәресне сынау тәҗрибәсен уртаклашу өчен конференцияләр үтәргә, ә 2011 елның соңгы чирегендә сынауга йомгак ясау өчен Русиякүләм киңәшмә оештырылырга тиеш.

Анан соң исә хөкүмәткә мәктәпләрдә “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика” дәресләрен сынау нәтиҗәләре турында йомгаклау хисабы әзерләнәчәк.

XS
SM
MD
LG