Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гвардиола: “Бердыев белән дуэльдә оттырдым”


Җанатарлар күпне өмет иткән иде. “Рубин” – “Барселона” уены 0:0 исәбе белән тәмамлану аларның кәефен төшерде.

“Барселона” уенчылары Казанга узган очрашу өчен үч алырга дип килсә дә, булдыра алмады. 4 ноябрьдә Казанның Үзәк стадионы шау-гөр килеп торды. 25 мең тамашачы җыелды. Бу җанатарларның 100гә якыны гына “Барселона” яклы иде. Шуңа да мәйданда бары тик Рубин һәм Русияне олылау сүзләре генә ишетелде.

Спорт белгече Илнар Хөснуллин әлеге уенның әһәмитен түбәндәгедән күрә.

“Уенның иң зур өстенлеге – "Рубин" үзенең беренче җиңүенең очраклы түгеллеген раслады. Чөнки Барселонадагы җиңүне күпләр очраклы дип кабул итте. “Барселона” уенчылары үзләре дә, “Казанга килгәч күрсәтәбез әле без сезгә” дигән кебегрәк комментарийлар бирделәр. Әмма 0:0 хисабы киресен раслап, “Рубин”ның Европа дәрәҗәсендәге такымнар белән уйный алырлык икәнлеген күрсәтте. “Рубин”ның җиңүе беренче чиратта Бердыевның осталыгын күрсәтте. Чәршәмбе узган уеннан соң ук, аңа Русия премьер-министры Владимир Путин шалтыраткан. Димәк, әлеге җиңүгә Русия дәрәҗәсендә игътибар ителә”, ди Илнар Хөснуллин.

Уенда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Русия Дәүләт думасы башлыгы Борис Грызлов, Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин, Казанның элекке мэры Камил Исхаков та бар иде. Әйтергә кирәк, заманында “Рубин”га баш тренер итеп Корбан Бердыевны Камил Исхаков чакырган иде. Шуңа да күпләр бүген Исхаковка рәхмәтле.

“Барселона” такымы белән ике уен нәтиҗәсендә “Рубин” өстенлектә булса да, казаннар чәршәмбе узган уеннан барыбер бераз канәгать түгел. Илнар Хөснуллин моның сәбәбен болай аңлатты.

“Башта без Европа такымы белән уйнаганда ничек тә булса зур исәп белән оттырмау турында уйлана идек. Әмма хәлләр көткәнчә барып чыкмады “Интер” белән тигез уйнадык, “Барселона”ны җиңдек. Урысларда “аппетит ашаганда арта” дип әйтәләр бит, шуңа күрә казаннар да хәзер тигез исәпкә бик үк канәгать түгел. Уеннан соң казаннарның кәефе уртача иде. Башка вакыт булса “Барселона” белән 0:0 хисабына бик сөенер идек. Әмма хәл үзгәрде”, ди Илнар Хөснуллин.

“Барселона” такымы баш тренеры Хосеп Гуардиола исә, уеннан соң узган матбугат очрашуында “Бердыев белән дуэльдә оттырдым” диде. Аның сүзләренчә, “Рубин” Европа илләренең футбол такымнары белән көч сынаша алырдай такым булып өлгергән.

"Барселона" тренеры Хосеп Гуардиола
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00
XS
SM
MD
LG