Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:29

Төрле илләрдә дуңгыз кизүе турында хәбәрләр таралган саен, халыкта курку хисләре арта. Табиблар фикеренчә, бу курку, өлешчә, мәгълүмат җитмәүдән дә килә.

Халыкта дуңгыз кизүе дип аталган H1N1 вирусы беренче тапкыр шушы елның апрелендә Мексикада теркәлде. Берничә ай эчендә ул шактый киң таралып өлгерде һәм бүгенге көндә бар дөньяда төп вируска әйләнде.

Башкача әйткәндә, әгәр кем дә кем шушы грипп чорында берәр вирус эләктерсә, табибларда шундук бу H1N1 түгел микән дигән шик туа.

Табиблар диагнозны симптомнарга карап куя. Ләкин бар кизүләрнең дә, шул исәптән, дуңгыз кизүенең дә симптомнары бик охшаш. Еш кына табиблар лаборатория сынауларын көтеп тормыйча дуңгыз кизүе дигән диагноз куя.

Ихтимал, шул сәбәпле Украинада дуңгыз кизүе белән авыручылар саны ярты миллионга җиткән дип хәбәр ителә.

Төгәл диагноз

Төгәл диагноз кую өчен бердән-бер юл – лаборатория сынавы, ди Лондондагы медицина көллияте табибы Маурин Бэйкер. Ләкин моның өчен вакыт кирәк:

“Дуңгыз кизүе дигән төгәл нәтиҗә ясау өчен борын йә тамактан алынган үрнәкләрне лабораториягә тапшырып вирус үсешен күзәтергә кирәк. Моңа берничә көн кирәк.”

Украина кебек илләрдә төгәл диагноз ясау өчен кирәкле җиһазлар әлегә җитешеп бетми. Төгәл мәгълүмат булмау, билгесезлекне арттыра, нәтиҗәдә халыкта курку хисләре көчәя.

Дуңгыз кизүе дигән төгәл диагнозны һәр гади хастаханәдәге лаборатория куялмаска да мөмкин. Андый диагноз куя алган махсус үзәкләр Дөнья сәламәтлек оешмасы белән тыгыз эшләгән санаулы илләрдә генә бар.

Саклану юллары

Ул арада дуңгыз кизүе турында хәбәрләр Украинадан алып Әфганстанга кадәр, төрле илләрдән килә. Хакимиятләр вирус таралуны чикләү өчен төрле чаралар күрә. Мәктәпләр ябыла, күп халык җыелган тамашалар тыела, битлек киеп йөрү тәртибе кертелә.

Алай да табиблар халыкны коткыга бирешмәскә чакыра. Беренчедән, вирусны эләктермәс өчен, аңа каршы тору өчен профилактика чаралары бар. Икенчедән, авырган очракта да, чир берничә көннән чигенә, ди алар.

Белгечләр фикеренчә, дуңгыз кизүе тирәсендә коткы таралу сәбәпләренең берсе – ул гадәти вируска бирешми торган катламнарга йога, шул исәптән яшьләргә һәм сәламәт кешеләргә дә.

Дуңгыз вирусына җиңел бирешкән тагын бер катлам – авырлы ханымнар. Чәршәмбедә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең баш табибы Валерий Овчинников сулыш юллары авыруы белән авырган ике авырлы ханымның балаларын югалтулары турында хәбәр итте. Дөрес, аларда “дуңгыз кизүе” дигән төгәл диагноз юк.

Женевада урнашкан Дөнья сәламәтлек оешмасы бар илләрне дә кисәтү чаралары күрергә, халыкка гигиена чараларының мөһимлеген аңлатырга, һәм дә Tamiflu йә Relenza кебек даруларны җитәрлек күләмдә әзерләп куярга киңәш итә.

Кайбер Көнбатыш илләре яңа вакцина җитештерүгә акча сала.

Күпчелек илләрдә гади халык кизүдән битлек киеп сакланырга тырыша. Әмма белгечләр сәламәт кеше өчен битлекнең файдасы аз ди. Чөнки ул тиз арада юешләнә һәм саклау сәләтен югалта.

XS
SM
MD
LG