Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары көзге очрашуга җыелды


Германия татарларының көзге очрашуына Европаның төрле илләреннән татарлар җыелды. Чарага яшьләр елдан-ел күбрәк килә.

Германия татарларының көзге очрашуы 2005 елдан бирле уза. Быел ул Франкфурт янындагы Бад Хомбург дигән шәһәрдә оештырылды.

Берничә ел элек Татарстанның Буа районыннан килеп хәзер Берлинда яшәүче Данис Алиәскәров сүзләренчә, бәйрәм беренче чиратта читтә яшәгән татарларга туган телгә, гореф-гадәтләргә туган сусауны басарга ярдәм итә. Ул үзе бу очрашуда өченче тапкыр катнаша икән.

“Мондый чараларда татарлар аралашып, милли ризыклар ашап, туган телдәге җырларны җырлап, биеп күңел ача һәм бу туган телне саклауга ярдәм итә”, ди ул.

Франкфурт татарларында кунакта

Татарлар очрашуы быел да ике көн дәвам икән. Һәм аның башлангычында Франкфурт татарлары оешмасы җитәкчесе Бари Дианов йөргән.

“Әлбәттә, бәйрәм бер кеше тырышлыгы белән генә уза алмый. Шунлыктан бу чарага барысы да күпмедер үз өлешен кертте. Аеруча да Франкфурт татарлары зур ярдәм күрсәтте”, ди Алиәскәров. Ул бу шәһәрдәге татарларның күпчелеге банк өлкәсендә хезмәт итүен әйтте.

Көзге очрашуга җыелган татарлар
Чынлыкта бу чара Германия татарларының көзге очрашуы дип аталса да, анда Франция, Люксембург, Бельгия кебек илләрдән дә татарлар килгән. Һәм барлыгы 80-100гә якын милләттәшебез җыелган.

“Аларның кайберләре инде Европада 20 елдан артык яши. Һәм күпләр үзләренең туган телләрен онытмаган. Рәхәтләнеп татар җырларын җырлап утырды”, ди Данис.

Көзге Сабантуй

Билгеле булганча, инде берничә ел Берлинда Сабантуй уза һәм аны Венера Вәгыйзова җитәкләгән “Татарлар-Дойчланд” оешмасы оештыра. Әйтергә кирәк, көзге очрашуга да Берлиндагы татарлар бергәләшеп җыелып барган.

Алиәскәров сүзләренчә, ел саен көзге очрашу Сабантуй рәвешендә уеннар белән уза торган булган. Әмма быел һава торышы яңгырлы булу сәбәпле, татарлар вакытны күбрәк аралашып, җырлап-биеп үткәргән.

“Рәсимә Шоттер дигән милләттәшебез татар җырларын аеруча да матур итеп башкарды. Гомумән монда һәр кеше үз осталыгын күрсәтә алды. Аннан күмәкләшеп татар җырлары җырладык һәм бергәләп биедек. Елдагыча гармунда, саксофонда, фортепианода Муса Маликов уйнады” дип искә ала Данис. Муса хәзер “Яшь алман филармониясе” оркестры музыканты да икән.

Милли ризыклар мулдан


Әлеге чарада беренче тапкыр катнашкан Гөлназ Вәлиева әйтүенчә, ул бу чарада рәхәтләнеп татарча биегән.

“Бик яратам татарча биергә, әмма инде күптән биегән юк иде”, ди ул.

Елдагыча табын милли ризыклардан сыгылып торган. Татарлар өчпочмак, кош теле, чәк-чәк, гөбәдия, бәлешләрне мулдан әзерләп килгән.

“Биешеп-җырлашып утырып сәгать төнге бер булган сизелми дә калды. Читтән килгән кунакларны кунарга Франкфурт татарлары чакырды. Якшәмбе көнне бәйрәм дәвам итте”, ди Алиәскәров.

Аның әйтүенчә, читтә яшәүче татарлар мондый чараларда катнашкач үзләрен туган ягына кайткан кебек хис итә.

“Бу чаралар үзеңнең татар икәнеңне онытмас өчен бик кирәк дип саныйм”, ди Данис.
XS
SM
MD
LG