Accessibility links

Кайнар хәбәр

Университет: исеме һәм җисеме


Казан университетының исемен саклап калу, статусы үзгәрү белән аның татар милли кадрларын әзерләүгә ничек катнаша алуы, яисә киресенчә, бу эштән читләшү ихтималы - бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз шул хакта бара.

Кәрим Камал: “Азатлык” радиосының бүгенге “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә кунаклар Казаннан булса да, ә сөйләшү Прагада бара.
Минем беренче кунагым - Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт шурасының даими комиссиясе рәисе, күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, һәм икенче кунак - танылган язучы, шулай ук депутат Туфан Миңнуллин.

Без бу юлы Прагада очрашып, бу атнада иң кайнарга әйләнгән мәсьәләне тикшереп узарга булдык. Бу Казан университеты язмышы. Узган атнада без “Азатлык” радиосында Русия президенты Медведевның фәрманы чыгуга бу хакта хәбәр биргән идек. Ул фәрманда иң кызыгы һәм бәлкем аянычлысы да - яңа университетның Казан университеты нигезендә корылуга карамастан, исеменең “Идел буе” (“Приволжский”) дип аталуында.

Әлбәттә, татар зыялыларында бу шактый гына шик уятты. Моның артында ни ята? Мәскәү исем алмаштыру белән нигә ирешергә тели? Шул мәсьәләгә ачыклык кертер өчен “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә без Разил әфәндене һәм Туфан әфәндене чакырдык та.

Разил әфәнде, сез бу эшләр белән күптән шөгыльләнгәнсездер. Чөнки Казандагы югары уку йортларын финанслау, акча табу мәсьәләсе, кризис чорында бигрәк тә, парламентта күтәрелеп тора. Казанда федераль университет булдыруның файдалары нидә соң?

Разил Вәлиев
: Чыннан да, бу хакта фикер алышу күптәннән бара иде. Федераль университет статусын алыр өчен күп университетлар көрәшеп торды. Казан университеты белән бигрәк тә Нижний Новогород университеты конкурент иде. Казан университетына шундый статусны бирү мәсьәләсе көн тәртибенә куелгач, бездә дә шактый шикле уйлар булды.

Без аның плюсләре һәм минуслары турында уйладык. Беренче чиратта, университетның статусы күтәрелә. Әгәр дә Русияда берничә генә федераль университет булып, калганнары төбәк университетлары булып кала икән, билгеле, моның кызыксындырган яклары бик көчле. Сайланганнарга бик күп акча биреләчәк. Минем ишетүемчә, алдагы елларда Идел буе Федераль Университетны үстерү өчен миллиардларча сум акча биреләчәк.

Кәрим Камал: Президент фәрманында Идел буе университеты дип әйтелсә дә, минемчә, татарлар арасында Казан университеты дип әйтү калыр инде.

Разил Вәлиев: Бәхәснең иң авырткан җире – аның исеме. Казан Университеты әле 1804 елда, Император исеме белән ачылган. Аның даны Татарстанга, Русиягә гына түгел, бөтен дөньяга таралган. Анда уку үзенә күрә бер дәрәҗә. Әгәр дә киләчәктә федераль университет Казан дигән сүзен югалта икән, минемчә, бу бик зур югалту булачак. Акча – бүген бар, иртәгә юк. Миллиардлар бүген булыр, иртәгә бетәр. Ә Казан Дәүләт Университеты дигән сүзләр 205 ел дәвамында булып килгән икән, димәк, киләчәктә дә аны югалтмас өчен без үз өлешебезне кертергә тиеш.

Исем ул бер нәрсә. Икенчесе, КДУ татар халкы өчен бик зур шәхесләрне, гомумән бик күп белгечләрне тәрбияләгән, үстергән. Әгәр дә киләчәктә бу исем югалып, башка институтлар белән кушылып, моңа кадәр билгеле булмаган исемгә күчә икән, бу безнең өчен бик зур югалту булачак. КДУ федераль университет дәрәҗәсенә күчкәч, татар телен өйрәнү ни дәрәҗәдә булыр? Татар факультеты калырмы? Шәрыкъ институты булырмы? Бу мәсьәләләр безне бик борчый. Безне генә түгел, студентларны да, профессорларны да, гомумән татар халкын борчый.

Кәрим Камал: Яңа университетта татар телен, татар фәнен өйрәнү ничек куелачагы турында әле сөйләшербез. Туфан әфәнде, университетны яңа исем белән ачуга сезнең фикерегез нинди? Бу тема Татарстан өчен яңа. Сезнең беренче тәэсирегез нинди? Яңа исем бирү артында нәрсә ята?

Туфан Миңнуллин: Минемчә, бу яңа гына башланган эш түгел. Моны мин Мәскәүнең милли сәясәтенең бер дәвамы дип карыйм.

Дөресен әйткәндә, Казан университеты дип аталу император вакытыннан ук бирелгән. Башка милли республикаларда яңа оештырылган университетлар булды. Әйтик, Башкортстанда. Ә анда ул Башкорт Дәүләт Университеты дип атала. Бездәгесе беркайчан да Татар дип аталмады.

Инде “Казан” сүзе дә Мәскәү даирәләрендә күпләрнең эчен пошыра, дип уйлыйм. Шуңа күрә, “Казан” сүзеннән котылырга телиләрдер. Ләкин мөмкин, мин артык шикләнәмдер. Безнең шикләнерлек нигезебез дә бар. Әкренләп-әкренләп, бездә яшәгән халыктан “татар”, “Казан” дигән сүзләрен читләштереп, “федераль” дигән сүзләрне күбрәк кертеп, гап-гади губерниягә әйләндерү сәясәте алып барылмыймы?

Разил Вәлиев: Минем тагы бер сүзем бар. Без Татарстан Дәүләт шурасында 1994 елда Татар милли университеты төзү турында карар кабул иттек. Аннан соң да күп карарлар кабул иттек, ләкин алар тормышка ашмады. Татар һуманитар педагогик университеты барлыкка килде. Без аңа безнең хыялда булган миллилекне, идеологияне салмакчы булдык. Шушы проектны төзеп бетергәч кенә, хәзер ТҺПУны КДУга кушып, аңа яңа исем биреп, шушы проектыбыз төшеп калмас микән?

Кәрим Камал: Журналистика факультеты деканы Васил Гарифуллин бу уңайдан болай дигән иде: КДУга ТҺПУ кушылгач, шуның нигезендә милли институт теләгенең тормышка ашуы бик ихтимал.

Разил Вәлиев: Бу бик яхшы хыял. Әгәр дә бу хыял тормышка аша икән, мин Васил әфәндене кочаклап үбергә әзер. Ләкин моңа кадәр нишләптер хыялларыбыз хыял булып кына калды. Федераль университет булгач, аның уку программалары Мәскәүдә расланачак. Моңа кадәр без Казан университетында федераль хөкүмәт белән уртак тел табып, үзебезнең теләкләребезне дә, үтенечләребезне дә, хыялларыбызны да тормышка ашырып бара идек. Ә инде университет бер гигант монстрга әйләнсә, безгә үз фикеребезне, теләкләребезне, максатларыбызны ирештерү тагын да авыррак булачак.

Туфан Миңнуллин: Аннары квота дигән нәрсә бар бит әле. Шушы университет эшли башлагач, кайсыдыр регионга квоталар билгеләп куерга мөмкиннәр. Әйтик, Татарстанга фәлән урын, Ульяновск өлкәсенә фәлән кадәр урын. Татарстанның абитуриентларының санын да киметергә мөмкин. Чөнки федераль университет булгач, әйтергә мөмкиннәр: нигә сез, татарлар гына җыелып укыйсыз?

Кәрим Камал: Кытайлар хәзер нәкъ шулай эшлиләр. Көнчыгыш Төркестандә, уйгырлар җирендә кайчандыр уйгырлар күпчелекне тәшкил итә иде. Хәзер Пекин әкренләп кытай халкын китерә, бигрәк тә яшьләрне укырга дип китерә. Бүгенге көндә уйгыр халкы үз җирендә азсылыкта калып бара.

Туфан Миңнуллин: Бу федераль университетны тәмамлаучылар арасында никадәр татар балалары укый? Минемчә, бер университет булгач бу сан бик күпкә кимер.

Кәрим Камал: Сез сөйләгәннәрдән бик күңелсез сүрәт килеп чыга бит. Татарстандагы борчылган интеллигенция нишли ала? Бу карарны үзгәртеп, университетның исемен саклап калыр өчен, анда татар кадрларын әзерләүне дәвам иттерү өчен нинди каналлар бар?

Разил Вәлиев: Матур сүзләр дә әйтик, чөнки федераль университетның өстенлекләре шактый күп булачак. Әгәр дә без Казан Дәүләт Университетын башка югары уку йортлары белән кушып, федераль университет булмасак, без икенче сортлы университетка әйләнәчәкбез. Әгәр дә моңа кадәр претендент булган Түбән Новгород Университеты федераль булса, аларның укыту яклары да, финанслау яклары да, бөтен яклардан да алар бездән бер башка югарырак булачак. Безнең балаларыбыз анда барып укырга омтылачаклар. Безгә бу якны да аңларга кирәк.

Кәрим Камал: Менә сез дә, башкалар да "бюджет артачак, безгә күбрәк акча киләчәк", ди. Нигә Татарстан, шундый бай республика була торып, ул акчаны федераль үзәктән көтәргә тиеш? Мәскәүгә түләп барган акчаны туры университет өчен биреп булмыймы?

Туфан Миңнуллин: Тырышып карадык бит. Татар милли университетын ачып карадык. Ягъни республика үзе финансларга тиешле университет. Ләкин, Мәскәү бөтен нәрсәне үз кулына алгачтын, безгә аны ачарга рөхсәт итмәделәр. Бәлки, бу дөреслеккә туры килмидер. Чөнки, үзем ишетмәгәч, әйтеп булмый. Имеш, Мәскәүдә бу мәсьәләне (Татар университетын оештыруны - ред.) хәл итүче түрәләр “только через мой труп” дигәннәр.

Разил Вәлиев: Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасында безнең комитетта сүз алып барылган иде. ТҺПУда үзебезнең милләт өчен белгечләр әзерләгәндә республика бюджетыннан акча бүлеп бирү турында сүз барды. Мәсәлән, татар бүлегенә 6-7 бала гына җыела икән, ә 25 абитуриент булырга тиеш икән, алар "без сезгә рөхсәт бирмибез, чөнки группа ачыр өчен җитәрлек кеше юк" диләр. Мин әйтәм, бу артык зур акча түгел, республика казнасыннан моңа акча бүлеп бирик. Татарстан, бер караганда, бик бай. Икенче караганда, ул бик хәерче, чөнки байлыгыбыз үз кулыбызда түгел. Әгәр дә үз кулыбызда булса, без мондый хәлдә булмас идек.

Бер заманны Русиянең кануннары буенча, Русия субъектлары үзләрендә үз уку йортларын ачарга хокуклы иде. Моннан 4-5 ел элек Мәскәү төбәкләр үзләре уку йортларын ача алмый дигән канун чыгарды.

Кәрим Камал: Алар бары тик федераль карамакта гына булырга тиешме?

Разил Вәлиев: Әйе, шулай. Шуңа күрә бездәге Һуманитар институт ябылды. Ябылгач, Русиянең Дәүләт думасы мәгариф турындагы канунга яңадан, субъектларда уку йортларын ачарга мөмкин дип үзгәреш кертте. Шул кадәр зур сәяси уен бара. Аны аңлап бетерү – бик катлаулы нәрсә.

Туфан Миңнуллин: Менә бу университетлар белән, югары белем белән уйнау ул Русия хакимиятенең бөтен мәгариф системасын үзгәртергә тырышу шаукымын күрсәтә. Ул мәктәпләрдән башлана, милли компонентларны бетерү, БДИны рус телендә генә тапшыру. Мәдәният өлкәсендә дә бу сәясәт бара. Ни кызганыч, бу Русия файдасына түгел.

Кәрим Камал: Болар барысы да аңлы рәвештә эшләнәме?

Туфан Миңнуллин: Әйе, уйланып, аңлы рәвештә дияр идем мин.

Кәрим Камал: Татар җәмәгатьчелеге, татар оешмалары, зәгыйф булса да милли хәрәкәт бар. Алар оешып, вазгыятьнең нинди куркыныч икәнен аңлап, уртак фикергә килеп бергәләшеп чаралар күрү ихтималы бармы, сезнеңчә?

Туфан Миңнуллин: Ничә гасыр буе инде көрәш бара. Хәзер көрәш эчкәрәк, кешеләрнең күңеленә күчте. Элегрәк мәсьәләләр халык тарафыннан күтәрелсә, хәзер җитәкчелек тә милли мәсьәләләргә җитте. Милли региональ компонентлар мәсьәләсендә бөтен республикаларның җитәкчеләрен җыеп, Казанда киңәшмә үткәрү дә көрәшнең бер формасы иде. Минемчә, көрәш дәвам итәр.
XS
SM
MD
LG