Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Әфган хөкүмәтеннән эш күрсәтүне таләп итә


Британ премьер-министры Гордон Браун, Әфганстан хөкүмәте коррупцияне бастырмаса, Британия анда үз кешеләренең гомерләрен тагын да куркыныч астына куймаячак дип белдерде.

Лондондагы чыгышында Браун шулай ук Әфганстандагы хәрби чараларны Британия урамнарындагы иминлек мәсьәләсенә бәйләде.

Британиягә янаган төп террор куркынычы бүген Әфганстан белән Пакстаннан килә, шуңа күрә Британия ул төбәктән китә алмый, китмәскә тиеш һәм китмәячәк диде Браун.

Әфганстанда Британиянең 9 меңләп хәрбие бар. Күптән түгел Браун анда өстәмә 500 хәрби җибәрәчәген игълан итте.
XS
SM
MD
LG