Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Диеталы” бюджет бәйрәмгә бүләк


6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Бер көн алдан Дәүләт Шурасы 2010 елга бюджет өлгесен кабул итте.

6 ноябрьдә Казан тынып калды. Юлларда машиналар әзәйде, халык авылга агыла. Олырак кешеләр Татарстан Конституциясе көнен, яшьрәкләре “Рубин”ның җиңүен бәйрәм итә. Сорасаң 6 ноябрь нинди көн икәнен белмәүчеләр дә бар.

- Бүген Конституция көне икәнен кичә генә газеттан укып белдем. Безнең гаиләдә бу бәйрәм берничек тә үткәрелми. Мин аны тагын бер ял көне буларак кына кабул итәм.

- Татар халкында һәрбер бәйрәмнең үз мәшәкате планлаштырылган. Мәсәлән, 30 августта бәрәңге алу, 1 майда бәрәңге утырту, 4-6 ноябрьдә авыл халкы базарларга килеп кышкы киемнәр сайлый. Билгеле бер фирка әгъзалары исә, бу бәйрәмнәрне үз файдасына куллана. Күренгәнчә төрле демонстрацияләр үткәрелә. Әмма бу бик аз халыкка гына кызыклы. Күбесе бу көнне үз мәшәкатьләренә карап, ял итә.

- Күп кеше бу бәйрәмне белми. Бу татар халкының үзләренең төп кануны белән кызыксынмавын күрсәтә. Миңа калса, конституция көнен зурлап үткәрергә кирәк.

Чынлыкта исә, җомга республика үз Конституциясен кабул итүгә 17 ел тулуны билгели. Бу турыда җирле матбугатта президент Миңтимер Шәймиевнең мөрәҗәгате дә бар. Бер көн алдан Дәүләт Шурасы чираттагы утырышына җыелып 2010 елга бюджет проектын да кабул итте. Биредә депутатлар янә, каешларны ныграк кысырга туры киләчәк ди. Фәндә ашау-эчүгә караган “диета” сүзе финанс дөньясына да килеп керде. Финансларның хәле шәптән түгел: быел казнага кергән акча, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, өчтән бергә өлешкә диярлек ким. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда минималь азык кәрзине иң очсыз икән, 1672 сум тәшкил итә.

Шәймиевнең бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә исә: “Татарстан Конституциясе иң кыен имтиханны - вакыт сынавын лаеклы уза. Ил һәм дөнья күләмендәге глобаль үзгәрешләр, шулай ук тарихи традицияләр аркасында заман таләбенә җавап бирүче хокук өстенлеген һәм аның нормаларын урнаштыру җиңел генә бармый. Җәмгыятебезнең гражданлык ягыннан ныгу процессының ни дәрәҗәдә каршылыклы булуын барыбыз да күреп торабыз” диелгән.

Президент фикеренчә, Татарстан - Русия үсешенең хәлиткеч үзәкләреннән берсе. Һәм Татарстан үз дәрәҗәсен көннән-көн ныгыта бара.

“Республика башкаласында Казан Дәүләт университеты нигезендә Идел буе федераль университеты оештырылу һәм Казан Дәүләт технология университетының илкүләм тикшеренү университетына әйләнүе, мәгариф системасын үзгәртүнең дәүләт программасы эшләнү Татарстанның күңелгә ятышлы һәм көндәшлеккә сәләтле республика булуын дәлилләп тора”, ди Миңтимер Шәймиев.
XS
SM
MD
LG