Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:17

Башкортстан татар милли оешмалары җомга көнне бер киңәшмә үткәрде. Анда алдагы җанисәпкә әзерлек турында киләсе атнада үтәчәк сөйләшү хакында фикер алыштылар.

Мәгълүм ки, Русиядәге икътисадый төшенкелеккә сылтанып, 2010 елда үтәргә тиешле халык исәбен алуны 2013 елга күчерү турында карар ителгән иде. Әмма соңгы көннәрдә бу тәңгәлдә тагын бер яңалык булды. Имеш, акча табыла һәм җанисәп билгеләнгән вакытында, ягъни киләсе елда ук, оештырылачак.

Халык исәбен алу кичектерелә дигәннән соң, Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар аңа әзерлек эшләрен сүрелдергән иде. Әмма әле җанисәп алдагы елда ук узачак дигәч, республика татар җәмәгатьчелеге кабат бу эшкә җитди әзерлек алып бару кирәклеген искәртте. Шушы уңайдан киләсе атнада, атап әйткәндә 10 ноябрь көнне, нәкъ менә шушы теманы гына тикшерү өчен, татар милли оешмалары зур киңәшмә үткәрергә килеште. Бу хакта сөйләшү өчен, җомга көнне, Уфада татар оешмалары җитәкчеләре һәм кайбер галимнәр кыска гына очрашу оештырып алды.

Сөйләшүдә төп сүзне танылган татар галиме, этнология һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков алды. Аның сүзләренчә, Башкортстандагы һәр халыкның җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салачак. Татар оешмалары да йоклап ятарга тиеш түгел, ди ул.

“Башкортстанда, 2002 елда узган җанисәптә ялганлаулар, хәрәмләшүләр сәбәпле, татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәде, ә башкортлар киресенчә икенче урынга менде. Моңа хакимиятнең басымы сәбәпче, - ди Илдар Габдрафыйков. – Бу юлы да шушы хәл булса, башкортлар тагын да артып, татарлар тагын да азрак күрсәтелергә мөмкин”.

Татар оешмалары һәм татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында мәгълүмат биреп торырга тиеш. Үзебезнең гәзитне чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференөияләр дә оештыру зыян итмәс, ди Илдар әфәнде. Аның сүзләренчә, халык исәбен алуны 2010 елда ук үткәрү отышлырак була. “Хакимият басымы булмаса, бу җанисәптә татарлар элекке кебек хәлгә кайтып, республикада сан буенча руслардан кала икенче урынга менәчәк”, - ди И. Габдрафыйков.

Башкортстанда халык исәбен алуга әзерлек рәсми хакимиятләр тарафыннан да даими алып барыла. Җанисәп эше белән йөриячәк кешеләр махсус уку-күнекмәләр үтә. Бу кампаниягә, нигездә, 2002 елдагы шушы ук эштә тәҗрибә туплаган кешеләрне җәлеп итәчәкләр.

XS
SM
MD
LG