Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габбас Фәлестин җитәкчелегеннән китәчәген белдерә


Фәлестин президенты Мәхмүт Габбасның гыйнварда яңадан сайланудан баш тартуы Фәлестин-Израил низагын сөйләшүләр аша чишүне тагын да катлауландыра.

Фәлестин-Израил низагын сөйләшүләр аша чишү юлының төп яклаучысы булган Фәлестин идарәсе президенты Мәхмүт Габбас Фәлестин җирләрендә гыйнвар аенда үтәчәк президент һәм парламент сайлауларында катнашмаячагын белдерде.

Пәнҗешәмбе фәлестин телевидениесе аша чыгыш ясап Габбас инде тәгаен карар иткәнлеген һәм Израил-Фәлестин тынычлык сөйләшүләренә өметен өзгәнлеген әйтте.

Тукталып калган тынычлык сөйләшүләрен җанландырып җибәрү өчен күптән түгел генә төбәккә АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килеп киткән иде.

Габбасның китүе Вашингтонга сөйләшүләр аша Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эшен тагын да катлауландырачак.

Һиллари Клинтон
Габбасның китү карарыннан соң Вашингтонда Клинтон “Минемчә, фәлестин халкының үз омтылышларына ирешүе һәм Израилнең иминлеккә ирешүе бары тик 2 дәүләт төзү аша гына мөмкин була ала. Һәм мин президент Габбас белән, ул нинди генә вазифада булмасын, бу максатларга ирешү өчен хезмәттәшлек итәргә телим”, - диде.

Ак йорт сүзчесе Роберт Гиббс исә “Без президент Габбаска бик зур хөрмәт белән карыйбыз. Ул фәлестин халкының мөһим һәм тарихи җитәкчесе, АКШның ышанычлы партнеры. Минемчә, ул фәлестиннәрнең тормышын яхшырту өчен эшли”, - диде.

Габбасның президентлык мөддәте киләсе елның гыйнвар аенда тәмамлана.

Ясир Абед Раббо
Габбас үз карарын игълан иткәннән соң аның якын ярдамчесе Ясир Абед Раббо көнбатыш журналистларына аның бу чыгышын “АКШ һәм Израилнең безнең кулларны каеруны һәм басымны дәвам итүенә каршы кычкыру дип аңларга кирәк”, - диде.

Израилдәге күп кенә киңкүләм мәгълумат чаралары исә Габасның бу чыгышын Израил ягыннан чигенешләргә ирешү максатындагы хәйләкәр адым дип бәяләде.

Мисыр, Үрдүн һәм Гарәп Лигасы рәсмиләре Габбасны яңадан президент булып сайланырга өндәде.
XS
SM
MD
LG