Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:59

Русиядә дуңгыз кизүеннән тагын 3 кеше үлде


Русиянең 3 төбәгеннән дуңгыз кизүеннән үлүчеләр турында яңа хәбәрләр килде.

Хакасиядә бер яшь кеше авырып китүнең 4-нче көнендә үк үлгән.

Курскида 35 яшьлек кеше дуңгыз кизүенә охшаган авыру белән хастаханәгә салынгач үлеп киткән.

Калининград өлкәсендә 14 яшьлек кыз хастаханәдә дуңгыз кизүеннән тын юллары ялкынсыну сәбәпле вафат булган.

3 ноябрьдә Уфада да дуңгыз кизүенең беренче корбаны теркәлгән иде. Ул яшь кешедә дуңгыз кизүе булганлыгы авырып китүенең 9-нчы көнендә генә ачыкланган. Авыру катлауланып китү сәбәпле табиблар аны коткара алмаган.

XS
SM
MD
LG