Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко: Газ өчен октябрь акчасын вакытыннан алда түләдек


Украина премьер-министры Юлия Тимошенко Киев октябрь аендагы Русия газы өчен вакытыннан алда түләде диде.

Украина октябрь аендагы газ өчен ярты миллиард долларны 7 ноябрьдән дә соңга калмый түләргә тиеш иде.

Бу җомгада Тимошенко ул акча тулысынча түләнде диде.

Газпром вәкиле ул акчаның алыну-алынмавы турында сүз әйтүдән баш тартты.

Узган атнада Русия премьер-министры Владимир Путин Украина газ акчасын түли алмаска мөмкин дип яңа газ кризисы мөмкинлегенә ишарә иткән иде.

Узган кышта Мәскәү белән Киев арасында газ бәясе турында килешә алмау сәбәпле, Газпром Украина аша Европага газ кудыруны 2 атнага туктатып торды.
XS
SM
MD
LG