Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтчеләр ачуымы, әллә...


Адвокат Маркелов һәм журналист Бабурованы үтерүдә шикләнүчеләр үтәмилләтчеләр булганмы? Берсе Грызловка чыгышлар әзерләгән оешмада эшләгән.

Тикшерү белдерүенчә 29 яшьлек Никита Тихонов җинаятьне башкаручы, ә 24 яшьлек Евгения Хасис адвокат Станислав Маркелов артыннан күзәтеп торучы булган. Аларның икесенең дә элек “Рус милләтчеләре берлеге” (РНЕ) оешмасына керүе әйтелә һәм Маркеловны үтерү дә нәкъ шул үтәмилләтчел карашлар белән бәйле булырга мөмкин.

Чөнки Маркелов Чечняда Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклый иде. Һәм нәкъ шул эшкә бәйле матбугат очрашуыннан чыккач 19 гыйнварда аны Мәскәү үзәгендә атып үтерделәр. Маркелов белән бергә аның янында булган журналист Анастасия Бабурова да һәлак булды.

Бортников Медведев алдында хисап тотты
Медведевка хисап тотылды

ФСБ башлыгы Александр Бортников пәнҗешәмбе көнне президент Дмитрий Медведев белән очрашканда әлеге җинаятьнең ачылуын әйтте. Аның сүзләренчә, гаепләнүчеләр радикал төркемнәрнең берсендә торган. Әмма кайсы төркем икәнен Бортников әйтмәде. Бары тик алар милли күрәлмаучанлык нигезендә тагын бер эшкә катнашлыгы булуын искәртте.

Милләтчләрнең үз адвокаты

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсендә утырышта гаепләнүченең икесе дә йөзләрен каплаган кара башлыклары кигән иде. Журналистларны залдан чыгарып җибәргәнче Евгения Хасис:

“Миңа үз адвокатымны бирегез, минем Александр Васильев белән килешүем бар” дип әйтте. Әмма соңрак әлеге адвокатның бу эштән баш тартуы әйтелде.

“Сова” мәгълүмат-аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Галина Кожевникова сүзләренчә, Хасисның нәкъ адвокат Васильевны соравы юктан гына түгел

“Александр Васильев үтәуңчыларның яклаучысы, “Русский образ” оешмасының шәхси адвокаты. Никита Тихоновның “Русский образга” катнашы бар дип әйтелә. Шуңа аларның үз адвокатларына мөрәҗәгать итүләре бик тә табигый. “Русский образ” бик сакчыл оешма, шуңа шикле эштә катнашасылары килмидер. Әмма бу көнгә кадәр алар барлык ярдәм сорап килүче үз тарафдарларына булышачаклары хакында әйтеп килде. Бу әле беренче шундый кире кагу очрагы”, ди Кожевникова.

Тихонов эзләнелгән

“Сова” үзәге хезмәткәре сүзләренчә, Маркелов антифашист Александр Рюхинны үтерү эшендә дә гаепле берничә кешене төрмәгә утыртуга ирешкән. Билгеле булганча, Рюхин 2006 елның апрелендә үтәмилләтчеләр тарафыннан үтерелгән иде.

Кожевникова әйтүенчә, Тихонов Александр Рюхинны үтерү эше нигезендә дә шикләнүчеләр исемлегендә булган.

Галина Кожевникова
“Бу җинаять нигезендә 3 кеше хөкем ителде, ә 3 кешене эзләү бара иде. Һәм бу чыннан да Тихоновның Маркеловка карата нәфрәт хисләре тудыруда төп нигез булгандыр. Чөнки Рюхин эше нигезендә хөкем ителгән кешеләр каты төрмә җәзасы бирелсен өчен Маркелов барысын да эшләде. Гәрчә үтерүче кеше кайнар нокталарда булган кебек тоела. Бик рәхимсез үтерү иде ул”, ди Кожевникова.

Оешмалар күп

Тикшерүчеләр Тихоновның нәкъ “Рус милләтчеләре берлеге”нә караганлыгын әйтсә дә, “Сова” үзәгендә мондый үтәмилләтчел оешмаларның күп булуын искәртәләр.


“Бары ниндидер оешма исемен әйтергә кирәк булганга гына, “Рус милләтчеләре берлеге”н атаганнардыр. Ул теләсә кайсы оешмага керергә мөмкин”, ди үзәкнең җитәкчесе Александр Верховский.

Белгечләр исә Тихонов Маркеловны нәкъ шул үтәмилләтчеләргә каршы мәхкәмә эшләре алып барган өчен үтергән дип бара.

Грызловка чыгышлар язган милләтче

Канунсыз миграциягә каршы хәрәкәт (ДПНИ) җитәкчеләрнең берсе Александр Белов белдерүенчә, Тихонов белән ул инде 10 ел таныш.

“Яхшы журналист ул. Элек пиар агентлыкларда хезмәт итте. Хәтта заманында Борис Грызлов эчке эшләр министры булганда (2001-2003 елларда) аңа чыгышлар әзерләүче мәгълүмат оешмасында да эшләде”, ди ул.

Белов әйтүенчә, Тихонов Канунсыз миграциягә каршы хәрәкәттә тормаган. Әмма аның милләтче булуын яшерми.

“Ул башка оешмага карый иде, әмма әхлак тәртипләрен саклап минем аның исемен атамыйм”, ди ул.

“GZT.ru исә Тихоновның соңгы елларда “Берләшкән бригада-88” такырбашлар төркеменә керүен яза.
XS
SM
MD
LG