Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгышта очкыч казасы тикшерелә


Мәскәү – Русия прокуратурасы Ерак Көнчыгышта булган очкыч казасы уңаеннан җианять эше ачты.

Җомга көнне Тын океан флотының хәрби Ту-142 очкычы Хабаровски краенда Татар бугазында суга төшкән. Очкычта 11 кеше булган, алар барысы да һәлак булган дип санала.

Каза урынында эзләү эшләре бара. Кара тартмалар әлегә табылмаган.

Казаның ихтимал сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин дип әйтелгән иде.

Тын океан флотының диңгез авиациясендә очышлар вакытлыча туктатылган.
XS
SM
MD
LG