Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:18

Медведев Сталин режимын җинаятьчел дип атады


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Сталин режимын җинаятьчел дип атады.

Германиянең Шпигель басмасына биргән әңгәмәсендә Медведев, “хакимият эчкерсез булырга тиеш. Эчкерсезлек ул билгеле тарихи вакыйгаларга төгәл хокукый бәя бирүне дә аңлата. Хокукчы күзлегеннән караганда, сәяси яисә уйдырма икътисади сәбәпләрдән зур санда ватандашларны үтерү җинаять санала ”, диде ул.

Соңгы вакытта Русиядә Сталин авыр чорда яхшы идарәче булган, аның җитәкчелегендә ил зур уңышларга ирешкән, дип аның гамәлләрен аклау тырышлыклары күрелә.

Медведев, “ул чорда икътисадта нинди генә уңышлар булмасын, җинаятьләргә катышы булган кешеләрне аклау мөмкин түгел”, диде.

XS
SM
MD
LG