Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:32

Казанда грипп эпидемиясе игълан ителде


Казан – Шәһәрнең баш эпидемиология табибы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, авыручылар саны эпидемия дәрәҗәсеннән 10%-ка артып киткән. 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар арасында бу сан инде 91%-ка артыграк.

Дуңгыз кизүе белән авыручылар саны да арта. Лопушов сүзләренчә, бүгенге көнгә бу диагноз инде 36 казанлыда расланган.

Грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, Казан мәктәпләрендә көзге яллар тагын бер атнага, 15 ноябрьгә кадәр озайтылган.

Бу турыда карарны бүген Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин имзалаган.

XS
SM
MD
LG