Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Сембер Октябрь инкыйлабын искә алды


Коммунистлар партиясе оештырган чаралар Русиянең күп шәһәрендә үтте

Коммунистлар партиясе оештырган чаралар Русиянең күп шәһәрендә үтте

Сембердә быел да Бөек Октябрь революциясе бәйрәмен зурлап каршыладылар. Бу бәйрәмгә җирле хакимият тә битараф түгел, дияргә була.

Һәрхәлдә, Идел аша яңа күпернең ачылуы тантанасын нәкъ 6 ноябрьгә билгеләү шуны күрсәтә кебек. Тик бу тантана булмый калды.

Күпер тулаем әзер була алмаган. Бәлки нәкъ шунлыктандыр, нык көтелгән илбашы Медведев та, хөкүмәт башлыгы Путин да килмәделәр. Берсенең генә булса да килүе ихтималы турында сүз күп булса да.

Идел аша ачыласы яңа күпер
Күпернең Октябрь революциясе бәйрәме алдыннан гына ачылмый калуын бу бәйрәмгә багышланган булып чыкмасын өчен дип аңлатулар ишетелде.

КПРФның җирле бүлекчәсе “Октябрьнең 92 еллыгы” дигән бәйрәмне киң билгеләп үтәргә тырышкан. Һәрхәлдә, көннең бик салкын булуына карамастан халык күп җыелган иде.

Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, танылган шагыйрәбез Иделбикә үзенең килүен менә ничек аңлатты:

– Яшьлегемне онытмыйм, һәрвакыт мондый бәйрәмдә катнашам, мәйданга киләм. Узганнарны искә төшерәм, элап-елап, диярлек.

– Коммунизм чорының начар яклары да бар бит әле. Әйтик, Сусловның 1959-елда мәктәпләрдә урысча укытуны кертүе…

– Монысы – начар, әлбәттә. Тик һәр нәрсәнең икенче ягы бар бит әле. Яхшыларын онытмаска, начарларын кабатамаска кирәк.

Митингка кайтсак, аның мәгънәсен һәм максатын шигарьләре үк аңлатып торадыр:

  • Талап алынганны халыкка кайтарырга!
  • Бөек Совет Ватаны өчен!
  • Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясе!
  • Көчебез – бердәмлектә!
  • Без аларның кризисы өчен түләргә тиеш түгел.
  • Бары тик патриотлар гына илне коткара ала!
  • Октябрь революциясе җиңәчәк!

Чыгышлар да шундыйрак мәгънәдә яңгырадылар. Менә берничә өзек:

“Безнең гомум байлык булган акчабызны чит илләр банкалыран ташып бетерделәр. Җирнең 40% буш ята. Бездә яңа революцион вәзгыять туды. Сез, хыянәтче каиннар, безне сындыра алмассыз. Без икенче сулыш ала алдык. Хакимият халыкка каршы. Ул – халыкара капитализм хезмәтчесе.”

Быел яңалык та булды. Сугыш ветераннарына Иосиф Сталинның тууына 130 ел тулуга багышланган медальләр тапшырдылар. Камсамул да яши икән әле: 3 егет-кызларга камсамул билетлары тапшырдылар. Берсе – татар кызы.

Татар егете Марат Латыйпов чыгышы җирле хакимияткә мөрәҗәгать кебек яңгырады. Мәгънәсе – хакимият белән диалог булдыру өчен, Иҗтимагый пулатка барлык фиркаләр, оешмалар вәкилләрен дә кертү.

Алдан ук әзерләнгән резолюция тексты да митингта әйтелгән таләп-өндәүләрнең тупланмасыдай булып чыкты. Алкышлар белән кабул ителгән резолюциядә СССРның уңышлары һәм хәзерге җимерек хәлләр тасвирлана. Шулай ук, капитализм системасының черүе дә. Моңа мисал итеп, Дөнья банкы системасының какшавы китерелә.

Менә резолюциядән берничә өзек:

  • Илне таркатучы Путинны һәм аның хөкүмәтен отставкага җибәрергә.
  • Өлкә башлыгы Морзовтан икътисади сәясәтен үзгәрүне таләп итәргә.
  • Табигать байлыкларын, икътисадның төп тармакларын халыкка кайтарырга.
  • Хосусыйлаштыру нәтиҗәләрен кире карап чыгарга.
  • Алтын запасларын һәм стабилизация фондын тормышта кулланырга.
  • 1917 елдагы кебек үк без әйтәбез: Русия киләчәге өчен халык белән бергә көрәшергә сәләтле партия бар! Ул – Русия Федерациясенең коммунистик партиясе.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG