Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:31

Әле күптән түгел генә дуңгыз кизүе йөз елга бер була торган экзотик авыру кебек тоела иде һәм Себер ягына килеп җитмәс кебек иде. Бүгенге көндә Омскида 72 кешегә A/H1N1 грипп авыруы диагнозы куелды.

Дөрес, Омскида дуңгыз кизүе июнь аенда ук күзәтелгән булган. Әмма, авыручыларның саны аз булу сәбәпле, ул вакытта “Омскида дуңгыз кизүе башланды”, дип “чаң сукмаганнар”. Ә инде октябрь ахырында Омскиның 115 гимназиясендә берюлы 50 укучы һәм бер укытучы, әлеге куркыныч вирусны эләктергәч, дуңгыз кизүенең Омскида тарала башлавы хакында җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Гимназиягә авыруны Төркиядә ял иткән бер укучы кыз алып кайткан, дип фаразлана. Аңа, тиеш булган карантин вакытын үтмичә, дәресләргә йөрергә рөхсәт ителгән булган. Нәтиҗәдә, тиз арада гимназиядә дуңгыз кизүе тарала. Бүгенге көндә аның 50 кешегә йогуы ачыкланды. Хәзер 115 гимназия карантинга ябылды. Бу гадәттән тыш хәлне прокуратура тикшерә.

Өлкә хакимияте вирус таралуны чикләү өчен кайбер чаралар күрә башлады: биналарда һәм ябык урыннарда күп халык җыелган чаралар үткәрүне тыйды, балаларны чит илләргә сәяхәткә чыгармаска тәкъдим ясады, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә, саклану һәм гигиена чаралары күрергә киңәш итте.

Мәктәпләрдә көзге ялларның озынаюы да ихтимал.

Шәһәрдә дуңгыз кизүе күзәтелүе хакында хәбәр таралгач, даруханә киштәләреннән беренчеләрдән булып битлекләр юкка чыкты. “Битлекне дистәләп алучылыр булды”, - ди бер сатучы ханым. Битлекләр хәтта даруханә базаларында да калмаган.

Битлекләрне күпләп алсалар да, Омски урамнарында һәм җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүчеләр күренми, халыкта курку хисе сизелми. Транспортта да йөткергән-төчкергән кешегә беркем дә игътибар итми.

XS
SM
MD
LG