Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Кытай Африка илләренә $10 миллиард кредит бирәчәк


Шарм Әл-Шәйх – Кытай Африка илләренә алдагы 3 елда $10 миллиард кредит бирәчәк.

Бу турыда бүген Мисырның Шарм Әл-Шайх шәһәрендә үткән Кытай-Африка хезмәттәшлек форумында Кытай премьер-министры Вен Җиабао хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Кытай Африка илләренә финанс куәтләрен арттыруда, вак һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм итәчәк. Вен шулай ук авыр хәлдә булган йә Кытай белән дипломатик мөнәсәбәттә торган илләрнең кайбер бурычларын сызып ташларга вәгъдә итте.

Көнбатыш илләренең, Пекинны беренче чиратта Африканың табигый ятмалары кызыксындыра, дигән гаепләүләрен Вен кире какты.

XS
SM
MD
LG