Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария мәчетләрендә ачык ишекләр көне үтте


Цюрих – Шимбә көнне Швейцария мәчетләрендә ачык ишекләр көне үтте.

Өч атнадан бу илдә манаралар төзүне тыю мәсьәләсендә референдум үтергә тиеш.

Мөселман оешмалары, шушы тавыш бирү алдыннан, мәчет ишекләрен ачып, халыктагы шик вә курку хисләрен киметергә өметләнә.

Референдум үткәрүне парламентта иң күп урын алып торган уңчы Халык партиясе вәкилләре күтәреп чыкты. Алар мәчет манараларын мөселманнарның сәяси куәт билгесе итеп күрә.

Цюрих мөселманнары җитәкчесе Тамыр Һаҗипоглы референдумны “ачыктан-ачык дискриминация” дип атады.

Фикер белешүләргә күрә, тыю үтмәс дип көтелә.

Швейцариядә барлыгы 400 мең мөселман яши. Аларның 200ләп гыйбәдәт кылу урыны бар. Шуларның ни бары уникесе өстендә манара калкып тора.
XS
SM
MD
LG