Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Судан президентын кулга алмаячагын белдерде


Истанбул – Төркия рәсмиләре Ислам конференциясе оешмасы җыенына Истанбулга килүче Судан президенты Гөмәр Хәсән Әл-Бәширне кулга алмаячагын белдерде.

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе, Дарфурдагы вакыйгалар уңаеннан, Әл-Бәширне кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләп, кулга алу карарын чыгарган иде.

Төркия рәсмиләре, аны Төркия хөкүмәте түгел, ә Ислам конференциясе оешмасы чакырган дип, Әл-Бәширне илгә кертмәү таләбен кире какты.

Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Иһсаноглы, Әл-Бәширнең җыенга килүен табигый күренеш дип атады:

“Бу күпьяклы җыен. Судан Ислам конференциясе оешмасы әгъзасы. Президентның килүе табигый. БМО йә башка оешмада шикелле. Әл-Бәширгә белдерелгән гаепләүләргә килгәндә, әлегә аңа хөкем чыгарылмаган.”

Ислам конференциясе оешмасының дүшәмбедә ачылачак җыенында шулай ук, Иран, Сүрия, Фәләстин һәм Әфганстан җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG