Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең биш төбәгендә H1N1 вирусына каршы вакциналау башлана


Мәскәү – Дүшәмбедә Русиянең 5 төбәгендә H1N1 вирусына каршы вакциналау башлана. Бу төбәкләр – Мәскәү, Төмән, Брянск, Воронеж өлкәләре һәм Алтай крае.

Русиянең сәламәтлек министрлыгы хәбәр итүенчә, иң әүвәл вакциналар идарә оешмаларына, табибларга һәм укытучыларга биреләчәк.

Русиядә дуңгыз кизүенә каршы барлыгы дүрт вакцина ясап чыгарылган. Сынаулар үткәргән белгечләр әйтүенә караганда, бу даруны кулланганда җитди ян тәэсирләр күзәтелмәгән.

Шимбә көнне Казанның баш эпидемиология табибы Дмитрий Лопушов 36 казанлыда H1N1 вирусы теркәлүен хәбәр итте.

Грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле шәһәрдә грипп эпидемиясе игълан ителде. Мәктәпләрдә һәм Казан университетында 15 ноябрьгә кадәр ял игълан ителде.

Шушы атнада Уфада дуңгыз кизүеннән вафат булган беренче очрак турында хәбәр ителде. Уфа мәктәпләрендә дә көзге каникуллар бер атнага озайтылды.
XS
SM
MD
LG