Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия-АКШ үткәргән хәрби күнегүләр тәмамланды


Грузия һәм АКШ бергә үткәргән хәрби күнегәләрнең максаты Грузия хәрбиләрен Әфганстандагы эшкә әзерләү иде.

2008 елда үткән шундый күнегүләрдә Америка хәрбиләре Русия гаскәрләре үткәргән чараларга каршы илдән чыгарга өйрәнгән иде, дип хәбәр итә радионың җирле журналисты.

Грузия вәкилләе хәбәр иткәнчә, АКШ хәрбиләре җирле сугышчыларны ныгытмалар төзергә һәм тикшерүләр үткәрергә өйрәтә.

АКШ илчелеге Вазианида бара торган чараларны Әфганстандагы чараларга әзерлек дип атады. Киләсе елның язында Грузия хәрбиләренең Әфганстандагы саны бер меңгә җитәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG