Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Берлин дивары җимерелүнең 20 еллыгын бәйрәм итәләр


Берлинга дөнья илләренең хәзерге һәм элекке җитәкчеләре килде, барлыгы бәйрәм чараларында меңләрчә кеше катнашыр дип көтелә.

Берлинда 1989 елда демократик оппозиция вәкилләре җыела торган урында, Гефсиман чиркәвендә бәйрәмчә укулар үтте.

Соңыннан канцлер Ангеле Меркель Берлинны Көнчыгыш һәм Көнбатыш өлешләргә аеручы диварның символы булган Бранденбур капкасы янында дөнья җитәкчеләрен каршы алырга тиеш.

Кичкә Берлин дивары торган юлны кабатлаган пластик кисәкләрдән төзелгән чылбыр ишелергә тиеш.

1989 елда 9 ноябрьдә Германия хакимиятләре, оппозициянең каршылык чараларыннан соң дивар капкасын ачырга була.
XS
SM
MD
LG