Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "дуңгыз" гриппын инде 4 мен ярым кеше йоктырган


Русиядә A/H1N1 гриппын йоктырган кешеләр саны 4 мең ярымнан артты. 19 кеше үлгән. Бу хакта социаль үсеш министры Татьяна Голикова хәбәр итте.

Бүгеннән башлап Русиядә дуңгыз гриппыннан вакцина бирү башлана. Беренче булып гриппка каршы саклану чарасын коммуналь хуҗалык һәм транспорт хезмәткәрләренә бирәчәкләр.

Аннан соң медицина хезмәткәрләренә, 18дән өлырак яшьләргә, медицина университитетларының өлкән курс студентларына бирелергә тиеш. Балалар өчен вакцина әле бөтен тикшерүләрне үтмәгән.

Вакцинаны бирү Мәскәү, Брянски, Воронеж, Төмән өлкәләрендә башланды. Барлыгы Русия 4 вакцина теркәлгән.
XS
SM
MD
LG