Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:01

Омскида 1996 елдан башлап ел саен иҗтимагый тормышта әһәмияткә ия булган оешмалар ярминкәсе үткәрелә һәм асылда анда коммерция белән шөгыльләнмәүче оешмалар катнаша.

Иҗтимагый оешмалар анда үзләренең ел әйләнәсендә башкарылган эшләре белән таныштыралар, шәһәр күләмендә социаль әһәмияте булган проектларын тәкъдим итәләр.

Әлеге ярминкәләрдә һәр елны милли, шул исәптән татар оешмалары да катнаша. Быел анда Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте, “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле һәм җитәкчесе татар милләтеннән булган “Өмет белән яшә” дигән иҗтимагый оешма катнашты.

Быел ярминкә Омскиның 2016 елда бәйрәм ителәчәк 300 еллык юбилеена багышланды. Анда гадәттәгечә актив эшләүче оешмалар җитәкчеләренә рәхмәт хатлары һәм зур булмаган бүләкләр дә тапшырылды.


Рәхмәт хаты белән шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Өмет белән яшә” оешмасы җитәкчеләре дә бүләкләнде. Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гафия Алеева быелгы ярминкәдә иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге яхшырак күрсәтелгән дип фикерли.

Мохтарият активисты Разыя апа Мәҗитова да шәһәр күләмендә оештырылган мондый чараларда катнашу мөһим, үз милләтеңне күрсәтү зарур дип саный.

Ноябрь аенда Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте тагын бер мөһим чарада катнаша – иске шәһәр урынында тергезелеп килүче Омски ныгытмасының күргәзмәләр комплексында татарларның мәдәниятен күрсәтә. Татар мәдәнияте күргәзмәсе ай азагына кадәр эшләячәк.


Күргәзмә Омски ныгытмасында тергезелгән биналарның берсендә оештырыла. Экспонатлар милли хәрәкәт активистлары көче белән җыела. Кешеләр үзләренең сандыкларында сакланган борынгы әйберләрне – сөлге, яулык, тастымал, кием-салым кебек – әби-бабаларыннан калган кадерле ядькәрләрен алып киләләр.

Һәм, әйтергә кирәк, күргәзмәдә инде татарларның тормышын күрсәтерлек шактый әйбер җыелды. Әле рәсми рәвештә күргәзмәне ачу церемониясе булмады. Шулай да ныгытма карарга килгән халыкны инде экспонатлар белән таныштыру башланды.

XS
SM
MD
LG