Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ислам энциклопедиясе төзеләчәк


Бу проект бер миллион долларга төшәргә мөмкин. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

Бу эшне Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Төркиянең Ислам тикшеренүләре үзәге алып бармакчы.

Анда исламның тарихы, бугенге хәле, үсеше, Русиядәге мөселман оешмаларының эшчәнлеге турында мәгълүмат керергә тиеш, дип хәбәр итә Исламга ярдәм итү фонды вәкиле.
XS
SM
MD
LG