Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев тавышы расланган


 Раил Сарбаев (с) Мортаза Рәхимов белән
Раил Сарбаев (с) Мортаза Рәхимов белән

Интернетта урнаштырылган җәнҗаллы аудиоязмаларда Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев сөйләве расланган. Эксперт тикшерүе нәтиҗәсендә шулай әйтелә.

Әлеге тикшерүне Мәскәүнең О.Е. Кутафин исемендәге дәүләт юридик академиясенең эксперт-криминалисты, юридик фәннәр һәм филология докторы Елена Галяшина җитәкчелегендәге төркем үткәргән. 9 ноябрьдә бәян ителгән тикшерү нәтиҗәсе кәгазьләренә дә имзаны Е. Галяшина салган. Шушы йомгаклау күчермәләре Русиянең “Регнум” мәгълүмат агентлыгы карамагына да тапшырылган.

Тикшерү йомгакларында әйтелүенчә, әлеге җәнҗаллы аудиоязмалардагы тавыш Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевның быел 12 мартта Сибай шәһәренең элекке Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев белән күзгә-күз очраштырылуында язып алынган тавыш белән туры килгән. Исегезгә төшерәбез, Н. Шаһиев, Сибай шәһәре прокурорын үтертүне яллауда гаепләнеп, соңгы берничә елда төрмәдә утыра. Узган ел азагында ул прокурорны үтертүдә Раил Сарбаевның да катнашы бар, дип белдерү ясаган иде. Р. Сарбаев ул чакта Сибай шәһәре хакимияте башлыгы булып эшләгән иде.

Мәгълүм ки, Раил Сарбаевның тавышына охшаган кешенең башка ике кеше белән ябык ишекләр артында кызып-кызып сөйләшүен үз эченә алган язмаларның эчтәлеге башта 2 ноябрь көнне Башкортстанда да укып була торган бәйсез интернет сәхифәләрдә басылды. Аннан соң бу язмалар хакында Русиянең “Регнум” кебек рәсми мәгълүмат агентлыклары да эләктереп алды. Алар хәтта Раил Сарбаевның оппонентлары булган һәм Башкортстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар Назаров, Киекбаев һәм Фәхретдинов әфәнделәрнең фикерләрен дә китерде.

Бу аудиоязмалар хакында сүзне Андрей Назаров хәтта Русия Дәүләт Думасының 3 ноябрьдәге утырышында да күтәрде. Аның сүзләренчә, Башкортстан премьеры Раил Сарбаевның тавышына охшаган тавышлы аудиоязма тасмасы ныклы тикшерелергә һәм ул сөйләшүдә катнашкан кешеләргә тиешле бәя бирелергә тиеш.

Раил Сарбаевка кара тап төшерә алырлык язмада ниләр хакында сөйләшәләр соң? Аудиоязмадан күренүенчә, Башкортстан премьеры белән сөйләшүдә Мәскәүдән килгән ике арадашчы катнаша. Сөйләшүне “чын егетләрчә” сүгенү сүзләре дә “бизәкли”. Раил Сарбаевның тавышына охшаган кешенең дә авызыннан йомры-йомры сүгенү сүзләре чыга. Уфадан Мәскәүгә күчеп киткән Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбировка, депутатлар А. Назаровка, А. Крашенинниковка, хәтта президент Мортаза Рәхимовка, сенатор Рудик Искужинга, читтән яңарак Башкортстанга китерелгән эчке эшләр министры А. Алешинга һәм башка рәсми шәхесләргә бәйле яшерен фикерләр әйтелә әлеге “идән асты” сөйләшүендә.

Әңгәмәдән күренүенчә, Башкортстан хакимиятләре, үзләренә көндәш һәм каршы булган шәхесләр хакында һәртөрле мәгълүматлар тарату өчен, байтак матбугат чараларын җәлеп иткән һәм дистәләрчә язма бастырган, телевидение һәм радио каналларында тапшырулар әзерләгән. Мәскәү телевидениесенең бер программасы әзерләгән тапшыру өчен хәтта 2 млн. доллар акча бирелгәнлеге дә әйтелә.
Сөйләшү барышында Раил Сарбаев тавышына охшаган кешенең Мортаза Рәхимов урынына Башкортстан президенты булырга теләге булуы да әйтелә.

Раил Сарбаев БР премьер-министры итеп узган елның язында тәгаенләнгән иде. Аңарчы ул Сибай шәһәре хакимияте башлыгы һәм Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларын башкарды. Раил Сарбаевның элекке эшчәнлеге чорындагы гамәлләрне җәмәгатьчелеккә чыгаруда Русия Дәүләт Думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар Андрей Назаров, Морат Киекбаев, Иршат Фәхретдиновлар аеручы зур үҗәтлек күрсәтте. Хәер, аларның үзләренә дә Башкортстан рәсми җитәкчелеге ягыннан һәрдаим зур өлеш чыга тора.
XS
SM
MD
LG